Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Авангард”та эшләүчеләрне бүләкләделәр  (фоторепортаж)

Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләүгә багышланган Сабантуй бәйрәме узды бүген “Авангард” агрофирмасында.

 

Кайбыч авылы урман аланында  ике йөздән күбрәк хезмәтчәнне бәйрәмчә бизәлгән сәхнә, Чабаксардан килгән артистлар башкаруында дәртле җырлар, мул табын каршы алды.  Ә аларны тәбрикләргә күпсанлы кунаклар –  “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директорының агропромышленность комплексы буенча урынбасары Камил Галиев, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, ызандаш Чуашстан Республикасының берничә районы башлыклары, агрофирма хезмәттәшлек иткән төрле оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм башкалар килде. Бәйрәмне “Авангард” агрофирмасы генераль директоры Николай Курчаткин ачты. Ул агымдагы елның март аенда агрофирма оешуга 15 ел тулуын билгеләп үтте. Шул вакыт эчендә булган үзгәрешләр турында сөйләде. Язгы кыр эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкарган өчен белгечләргә, көнне төнгә ялгап эшләүче хезмәтчәннәргә чиксез рәхмәтен җиткерде. Бәйрәмгә кадәр кырлар белән танышкан кунаклар аларның торышына соклануларын яшермәделәр, яхшы яңгырлар явуын теләделәр. Чыгышлар уңганннарны бүләкләүләр белән үрелеп барды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев