Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Авылдашлар хөкеменә – шигырьләр җыентыгы

Шушы көннәрдә чыгышы белән Вольнистан авылыннан булган, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче Альфред Фәсхетдиновның "Гомер сукмагы" дип аталган шигырь җыентыгы дөнья күрде. Узган атнада әдипнең туган авылы мәдәният йортында китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Һөнәре буенча - ветеринар, рухы буенча - шагыйрь Зал шыгрым тулы иде. Барысы да кичәнең "гаеплесен"...


Шушы көннәрдә чыгышы белән Вольнистан авылыннан булган, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче Альфред Фәсхетдиновның "Гомер сукмагы" дип аталган шигырь җыентыгы дөнья күрде. Узган атнада әдипнең туган авылы мәдәният йортында китапны тәкъдир итү кичәсе узды.
Һөнәре буенча -
ветеринар,
рухы буенча -
шагыйрь
Зал шыгрым тулы иде. Барысы да кичәнең "гаеплесен" - яңа китапның авторын күрергә килгәннәр. Озак көттермәде шагыйрь, тамашачы авылдашларын сәламләп сәхнәгә чыкты. Аңа багышланган көчле алкышлар тынганнан соң, сүз балаларга бирелде. Алар сәнгатьле итеп Альфред абыйларының шигырьләрен сөйләделәр. Бүләккә каршы бүләк ди-гәндәй, соңыннан кунак нәниләргә күчтәнәчләр өләште. Ә аннан соң үзе дә сүз алды:
-Һөнәрем буенча ветеринария табибы булсам да, күңелем гел иҗатка тартылды. 2006 елда энемнең вафат булуына 20 ел тулу уңаеннан "Юксыну" исемле беренче шигыремне язгач, каләм тибрәтергә сәләтем бар икәнлеген сиздем. Шуннан бирле миндә иҗат җимешләремне бер китап итеп бастыру уе яшәде. Ниһаять, хыялым чынга ашты. Шатлыгымны авылдашларым белән уртаклашу зур бәхеткә саныйм, - диде ул.
Гади кеше
тормышы турында
"Гомер сукмагы"нда авторның 100дән күбрәк шигыре тупланган. Алар гади кеше гомеренә, туган якка, табигатькә, әниләргә багышланган. Соңгысына кил-гәндә, "Әнкәемә" дигән шигырен авторның әнисе Рауза Фәсхетдинова да укыды. Ул улының иҗат кешесе булуына чиксез шат булуын белдерде. Ак яулыклы әнинең башка балалары да сәнгатькә гашыйк, алар сәхнәдә гармунда өздереп уйнаганда залдагыларның күзләре яшьләнде. Шагыйрь гомеренең күп өлешен Әлмәттә үткәргәнгә күрә, җыентыкта бу шәһәргә багышланган шигырьләре дә шактый. Әлбәттә, ул каләм тибрәткәндә туган авылын да онытмаган. Аларны кичәдә авылдашлары зур горурлык белән укыдылар. Шигъри очрашу авыл һәвәскәрләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барды.
Альфред Асаф улы Фәсхетдинов 1967 ел-ның 7 июлендә Вольнистан авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач, ветеринария табибы белгечлеген ала. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәренең ветеринария берләшмәсендә эшли. Биредә ул С.Сөләйманова исемендәге "Кызыл каурыйлар" әдәби берләшмәсе әгъзасы.

Гакыйл
КАМАЛЕТДИНОВ.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шушы көннәрдә чыгышы белән Вольнистан авылыннан булган, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче Альфред...