Байрак
  • Рус Тат
  • Авылда кемгә пенсия арта?

    Киләсе елның гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыкканнарның пенсияләре артачак. Кемнәрнең һәм күпмегә? Әлеге материалда шул сорауларга җавап бирергә булдык.

    Иң беренче чиратта моның өчен өч төп шарт үтәлергә: пенсионерның авыл хуҗалыгы җитеш-терүендәге хезмәт стажы 30 елдан да ким булмаска, ул бүген дә авыл җирлегендә яшәргә һәм хәзерге вакытта беркайда да эшләмәскә тиеш. Соңгы ике таләп буенча барысы да аңлашыла кебек, ә менә стаж, бигрәк тә белгечлекләр исемлеге буенча төгәллекләр кертү кирәк. Буа шәһәрендә районара пенсия фонды идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов әйтүен-чә, исәпләүләр буенча эш инде июль аенда ук башланып китсә дә, артым билгеләнергә тиешле һөнәрләрнең төгәл исемлеген әле шушы көннәрдә генә алганнар.

    – Исемлек Россия хөкү-мәте карары белән билге-ләнгән. Анда нинди һө-нәрләрнең кермәвен әйтү җиңелрәк. Авыл җирле-гендә яшәп, бюджет өл-кәсендә эшләүчеләргә бу реформа бөтенләй кагылмый. Шулай ук хуҗалыкта бухгалтер, икътисадчы кебек вазифаларны баш-каручыларның, инженер-техник хезмәткәрләрнең дә барысының да пен-сияләре артмаячак. 1992 елның 1 гыйнварына ка-дәр колхозда, совхозда, крестьян-фермер хуҗалы-гында эшләүчеләр, вазифасына карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәт-кәре булып саналса, әле-ге датадан соң бары җитештерүдә – терлекчелек, үсемлекчелек өлкә-сендәгеләр генә исәпкә алына. Монда инде өстә әйтелгән белгечлекләр керми, – ди ул. Стажга килгәндә, 30 елны бер урында эшләп тутыру мө-һимме, ул өзлексез булырга тиешме, дигән сораулар туа. Белгеч раславынча, пенсияне санаганда, гомуми стаж исәпкә алына. Иң мөһиме – ул авыл хуҗалыгы җи-тештерүе өлкәсендә булсын. Әлеге таләпләр үтәлгән пенсионерларга өстәмә автомат рәвештә исәпләнә. Район авыл җирлекләрендә яшәүче 8320 кешенең 2553енә гыйнвар аенда пенсия, индексацияләүне исәпкә алып, уртача 1333 сум 56 тиенгә үсеп киләчәк. Ул фиксацияләнгән сумма-ның 25 процентын тәш-кил итә.

    – Бу бик күләмле эш. Хезмәткәрләр авылда яшәүче һәр пенсионер-ның диярлек эшен күтә-реп, хезмәт елларын кабат калькулятор аша үт-кәрәләр. Ул алга таба да дәвам итәчәк һәм артым алачак пенсионерлар саны артачак дип уйлыйм, – ди Рафыйк Галиевич. Ул беренче айларда сабыр итәргә, пенсия фондына йөгермәскә, стажны үзеңә санап карарга киңәш итә. Килеп туган сорауларны 074 яки 3-56-84 телефон номерлары аша җиткерергә, консультация алырга, кабул итүгә язылырга була. Шулай ук ЕСИА аша иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты аша эш итәргә мөмкин. Авыл хуҗалыгында хез-мәт стажын санап караганнан соң, 30 елга тулып бетми, әмма исәпкә алынмаган аралык бар икән, бу очракта аны дәлилләүче белешмә китерергә бу-ла. Моны киләсе ел дәва-мында эшләргә мөмкин. Кабат исәпләү 1 гыйнвардан ясалачак.

    Ел башыннан тагын барлык эшләмәүче пенсио-нерларның пенсиясе ин-дексацияләнәчәк. Уртача 1000 сумга. Рафыйк Җәләлов сүзләренчә, бу артымнарны яшәү минимумыннан (8232 сум) кимрәк пенсия алучы һәм аны тутыру өчен федераль социаль өстәмә түләү билгеләнгән пенсионерлар сизмәскә дә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: