Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Авылда яшәүче 1 миллионга якын кешенең пенсиясе киләсе елга артачак

Бу түләүләр бернинди мөрәҗәгать һәм гаризадан тыш, автомат рәвештә башкарылачак.

“Без Пенсия фонды белән 1,6 ел дәвамында бу мәсьәләне карадык, авыл җирлегендә яшәүче зур стажлы 945-950 мең кеше бу түләүләрне ала башлаячак. 1 гыйнвардан пенсия 7 процентка арту сәбәпле, бөтен пенсионерлар да алачак 1 мең сум белән бергә бу гражданнар өстәмә 1300-1400 сум алачак", - дигән Топилин журналистларга.

Бу яңалык авыл җирлегендә 30 ел эшләгән, хәзер лаеклы ялда һәм авыл җирлегендә эшләүчеләргә кагыла.

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры белдергәнчә, бу мәсьәлә буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки барлык документлар зерләнгән. Бу түләүләр бернинди мөрәҗәгать һәм гаризадан тыш, автомат рәвештә башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X