Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Авылны ярату нинди була

Буада үскән, Казанда яши, үзенең төп йорты калган Әлкине кайгырта. Кеше яшәми торган нигез саклансын, авыл яшәсен, дип, күл чистарта, чишмә ясата. Шушы авылда туган Фәнис Җәләлов турында бу.

-Үземне бервакытта да шәһәрле дип санамадым, ялларда, каникулларны гел авылда үткәрдем. Малайлар белән көтү көттем, алар кебек “Минск” мотоциклына тиенләп акча җыйдым, - дип сөйли ул.

Берөзлексез Казан – Буа – Әлки юлын таптаган Фәнис абыйның авылны ничек яратуын безгә туганнары Айсылу апа Фәхретдинова да сөйләде.

– Авылга ярдәм итәсе килә. Ул бит әле акчасын биреп, эшчеләрдән генә эшләттерми, кара киемнәрен киеп, алар белән бергә үзе ремонтлый, җирдә абаланып эшли, - ди.

Фәнис абыйның туган йорты каршында күл бар. Аның әйтүенчә, сулыкны әби-бабалары көрәк белән казыганнар. Гомер буе авылның үрдәк-казы шушында коенган. Тик соңгы елларда ул ташландыкка әверелгән. Фәнис абый бу хәлгә әрнеп, аны чистарттыруны дәүләт программасына керттерә ала, проектны үз акчасына эшләттерә. Районның мелиораторлары килеп, күлне элеккеге халәтенә кайтаралар.

– Моннан ерак түгел тагын бер күл бар. Анысын да икенче елга программага керттерәсе иде. Әлбәттә, үзем дә булышам, - ди Фәнис абый.

Дистә елга якын ишекләре кадакланган туган йортның коесы тынгылык бирми аңа. Нинди тәмле чәй суы иде бит, дип өзгәләнә. Узган ел коедан су торбалары үткәреп, күл янында чишмә ясата. Авыл символы итеп җиз самавыр куйдыра. Хәзер аның борыныннан аккан тәмле судан һәркем авыз итә ала. Чишмә тирәсен авылча иттереп бизи дә, каен утыннары төягән ат арбасы, тегермән кебек декоратив элементлар ясата, беседка төзетә. Ә якында гына балалар өчен таганнар куйдыра.

– Әлкидә иң яше дә 45 яшендә икән. Элеккеге көтү-көтү бала-чага уйнаган вакытлар сагынып сөйләргә генә калды. Без бит шушы каз үләннәре өстеннән яланаяк чаба идек, - дип хискә бирелеп сөйли ул.

Мәкалә героебызның тагын бер эшен язмыйча булмый. Берәр еллар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев