Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Балалар бата: коткаручылар киңәшләре

Быелгы коену сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 16 яшькәчә булган сигез бала суга баткан. Бу узган елгы белән чагыштырганда ике мәртәбә артыграк. Кызганычка каршы, статистиканы шимбә көнне Яшевка авылы янындагы буада һәлак булган 10 яшьлек кыз бала да тулыландыра. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды, 111 номерлы янгын часте, Кама Тамагы...

Быелгы коену сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 16 яшькәчә булган сигез бала суга баткан. Бу узган елгы белән чагыштырганда ике мәртәбә артыграк. Кызганычка каршы, статистиканы шимбә көнне Яшевка авылы янындагы буада һәлак булган 10 яшьлек кыз бала да тулыландыра.

1 номерлы зона эзләү-коткару отряды, 111 номерлы янгын часте, Кама Тамагы инспекторлык участогы хезмәткәрләре раславынча, бәла нәкъ менә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның үзләренең яшь һәм психологик үзенчәлекләре буенча суда нинди куркыныч яшеренгәнен аңламавы, олылар ягыннан контроль булмавы аркасында килеп чыга. Бәхетсезлеккә еш кына элементар кагыйдәләрне үтәмәү дә сәбәпче була. Моңа юл куймас өчен коткаручылар таныш булмаган һәм су коену өчен билгеләнмәгән сулыкларга кермәскә, төбенең рельефы билгеле булмаган, бигрәк тә агучы су объектларында суга чуммаска, ялгыз коенмаска, ярдан ерак китмәскә, баржаларга, көймәләргә якын килмәскә, балаларны су янында үзләрен генә калдырмаска киңәш итәләр. Шулай ук исерек килеш су коену куркыныч - анализлау суда һәлак булучыларның 90 процентының суга керер алдыннан спиртлы эчемлекләр куллануын раслый. Туңудан да сакланырга кирәк, бигрәк тә балаларга "зәңгәрләнгәнче" коенырга рөхсәт итмәгез.

Фото: danilovka.rlopatin.pnzreg.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев