Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Балалар тарих өйрәнә

Район мөхтәсибәте Буа мәдрәсәсе белән бергә мәктәп яшендәге балалар арасында "Мәчетем тарихы" бәйгесе үткәрде. - Бәйге-конкурсларны төр-ле катлам кешеләр арасында үткәрү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Катнашучылар булган белемнәрен, осталыкларын шунда сынап карый. Бүгенгесен-дә жюри әгъзалары тарафыннан утызга якын хез-мәткә бәя биреләчәк, катнашучыларга уңышлар телим,- дигән сүзләр белән аны мөхтәсиб Ильмир...


Район мөхтәсибәте Буа мәдрәсәсе белән бергә мәктәп яшендәге балалар арасында "Мәчетем тарихы" бәйгесе үткәрде.
- Бәйге-конкурсларны төр-ле катлам кешеләр арасында үткәрү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Катнашучылар булган белемнәрен, осталыкларын шунда сынап карый. Бүгенгесен-дә жюри әгъзалары тарафыннан утызга якын хез-мәткә бәя биреләчәк, катнашучыларга уңышлар телим,- дигән сүзләр белән аны мөхтәсиб Ильмир Хә-сәнов башлап җибәрде.
Барысы да бу чарага ныклап әзерләнгәннәр. Авыллардагы дин әһелләре дә берничә укучыдан торган команда алып килгәннәр. Шәһәрнең 2 номерлы лицеенда белем алучы На-илә Латыйпова бәйге башланганчы үзенең эшен берничә тапкыр укып чыкты. Куелган барлык сорауларга да җавап тапкан. Түбән Наратбаштан Энҗе Әсә-дуллина 1930 елда репрессияләнгән авыл мулласы Габдрахман Хәлитовның гаилә хәлен һәм бүгенге көндә яшь буынны тәр-бияләүдә дин әһелләренең һәм мәчет картларының роле турында сөйлә-де. Аның сабакташы Зөл-фия Шәрәфетдинованың да темасы туры килә. Гөл-зидә Гобәйдуллина Кырык Садак урта мәктәбеннән килгән. Әнә, аның чыгышын тыңлаганда авыл мулласы Әбделислам Гайнуллин да ничек шатланып утыра. Яңа Чәчкап авылы картлары мәктәп коллективы һәм укучылар белән тыгыз элемтәдә тора. Имам Әхмәт Сибгатуллин шәкертләре Сөембикә Бикмуллина һәм Энҗе Идрисова хезмәтләрен тыңлаганнан соң түзмәде:
- Бу кызлар уку алдынгылары һәм тәрбияле балалар буларак та башкаларга үр-нәк ,- диде.
Ташкичүдән Гөлназ Имәтова, Адав-Толымбайдан Ал-синә Миңгалиева белән Лилиана Кадыйрова, Иске Тинчәледән Гөлназ Төхфә-туллина, Кыр Энәледән Адилә Хөснетдинова хезмәтләре жюри әгъзаларында яхшы тәэсирләр калдырды.
Шәһәрнең 5 номерлы мәк-тәбеннән Илфат Исмәгыйлев мәдрәсә тарихын чагылдырган эшен үзе иҗат иткән шигырьләрен укып бәйләп алып барды. Соңыннан җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гакыйл КАМАЛЕТДИНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район мөхтәсибәте Буа мәдрәсәсе белән бергә мәктәп яшендәге балалар арасында “Мәчетем тарихы” бәйге...