Балалар утырткан Буа автобусы Чиләбе өлкәсендә авариягә очрады (+фото)
Бүген иртә белән буа шәһәреннән спортчы балалар утыртып чыгып киткән автобус бүрәнә төягән "КаМАЗ" белән бәрелеште, Бәхеткә ДТПда катнашучыларның берсенә дә зыян килмәде. Әлеге һәлакәттә пассажир 18 баланың каза күрүе бик ихтимал иде, аларны йөртүченең дөрес маневр ясавы коткарып калды. Йөртүче әйтүенчә, ул каршыга килүче арбасына бүрәнә төягән "КаМАЗ"ны күргәч,...
Бүген иртә белән буа шәһәреннән спортчы балалар утыртып чыгып киткән автобус бүрәнә төягән "КаМАЗ" белән бәрелеште, Бәхеткә ДТПда катнашучыларның берсенә дә зыян килмәде. Әлеге һәлакәттә пассажир 18 баланың каза күрүе бик ихтимал иде, аларны йөртүченең дөрес маневр ясавы коткарып калды. Йөртүче әйтүенчә, ул каршыга килүче арбасына бүрәнә төягән "КаМАЗ"ны күргәч, автобусны артка ала һәм моның белән балаларны коткарып кала. Ә зур йөк автомобиле йөртүчесе аңа калкулыктан тыныч кына төшәргә башка автомобиль комачаулаган. Әлеге вакыйганы хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев