“Башваткыч” тапшыруында тагын буалылар!
ТНВ телеканалының әлеге тапшыруын яраттылар буалылар.
Бу студиядә Буа театры артистлары ике тапкыр булды. “Авангард” агрофирмасы, Буа электр челтәрләре хезмәткәрләре “баш ваттылар”. Хәзер менә “Гөлҗамал” ансамбле гармунчылары уйнаячак. Бу хакта үзе дә шул тапшыруда катнашучы Түбән Наратбаш авылыннан Нурдания апа Низамова Инстаграм битендә хәбәр итә. Шулай итеп тапшыруны ТНВ планета каналында 20 октябрь көнне 19.20 сәгатьтә, ТНВ каналында 21 октябрьдә 18.00 сәгатьтә карый аласыз, дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев