Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Байрак”газетасы редакциясендә мәктәп менюсы турында “түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды

Өченче чирек беткәндә мәктәпләрдә укучыларны тукландыру турында исегезгә төштеме, димәгез. Безнеңчә, бүген уку елының һәр көнендә актуаль булган мәсьәләне күтәрәбез. Бюджеттан укучы башына көнгә 6 сум 10 тиен исәбеннән бирелүче акчага ашатуны ничек оештырып була? Менюны тулы кыйммәтле итүнең нинди юллары бар? Район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз ХАНБИКОВ, баш бухгалтеры...



Өченче чирек беткәндә мәктәпләрдә укучыларны тукландыру турында исегезгә төштеме, димәгез. Безнеңчә, бүген уку елының һәр көнендә актуаль булган мәсьәләне күтәрәбез. Бюджеттан укучы башына көнгә 6 сум 10 тиен исәбеннән бирелүче акчага ашатуны ничек оештырып була? Менюны тулы кыйммәтле итүнең нинди юллары бар? Район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз ХАНБИКОВ, баш бухгалтеры Редалия ЗӘЙНЕТДИНОВА, шәһәр мәктәпләре директорлары, Буа шәһәре прокуроры ярдәмчесе Айрат Садыйков, ата-аналар катнашындагы "түгәрәк өстәл" сөйләшүен шушы сорауларга җавап эзләүгә багышладык.
- Иң беренче сорау: кайсы мәктәптә укучыларны тукландыру ничек оештырылган?
Әзһәр ЗЫЯТДИНОВ, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп директоры:
- Агымдагы уку елының ноябрь аеннан бюджеттан бирелүче 6 сум 10 тиенгә өстәп ата-аналарның ирекле акча кертемнәре хисабына да ашата башладык. Моның белән ата-аналарның балаларны тукландыруга карата дәгъваларын ишетүдән туктадык, дип әйтергә була. Әти-әниләр, үзләре инициатива күрсә-теп, ирекле рәвештә 750 сум акча җыеп, мәктәп исә-бенә күчерделәр. Төп менюны 6 сум 10 тиен исә-беннән төзибез, аннары әти-әниләр акчасына җан башына көнлек 10 сум исә-беннән өстәмә ризык кертәбез. Ит, җиләк-җимеш сатып алабыз. Хәзерге көндә әти-әни керткән акчаның 630 сумы шул рә-вешле тотылды. Акчаны ничек тоту турында мин сыйныф җитәкчеләренә, алар ата-аналар алдында отчет тоталар. Касса чеклары миндә, анда керем-нәр һәм чыгымнар ачык күрсәтелгән. Әйткәнемчә, акча кертү мәҗбүри түгел, ә әти-әнисе теләмәсә, алар мәктәп буенча 100-ләп җыела, бала 6 сум 10 тиенлек ашый. Аның менюсы тыйнаграк була.
- Айрат Рифатович, ата-аналардан мәктәп тукландыруына акча җыю закон күзлегеннән ничек? Ярамый, дигән сүз-ләр дә ишетелде.
Айрат САДЫЙКОВ:
- Закон буенча укучылар туклануын оештыру мәк-тәпләргә йөкләнә. Шул ук вакытта ата-аналарның баласын өстәмә түләп ашатырга хокукын беркем дә кире какмый. Тик монда "иреклелек" принцибы булырга тиеш. Инициатива мәктәптән дә, директордан да, сыйныф җитәкчесен-нән дә түгел, ә ата-аналардан булырга тиеш. Һәм алар үзләре мөстәкыйль рәвештә җыеп банк аша мәктәп исәбенә акча кертә алалар. Шул ук вакытта сумманың ничек тотылуын белергә дә хаклары бар.
Илнар АБЗАЛОВ, лицей-интернат директоры:
-Безнең уку йортында әле-гә тукландыру бюджет акчасына гына оештырыла. Әти-әниләр акча өстәргә теләк белдерделәр. Бер балага көнгә 10 сум исә-беннән, дип килештек. Ата-аналар риза. Уку елы ахырына кадәр шул суммада торачакбыз, ә сентябрьдән әти-әниләр күбрәк сумма кертергә исәпләре барлыгын әйтәләр. Ләкин сумманы күпчелекнең түли алу сәләтеннән чыгып билге-ләргә туры киләчәк. Алар укучы табынында кайнар ашлар гына түгел, җиләк-җимеш, яшелчә салатлары да булуын телиләр.
- Ә әти-әниләр тукландыруга биргән акча максималь күпме була ала? Моңа чик куеламы?
Айрат САДЫЙКОВ:
-Аның югары чиге билге-ләнмәгән. Һәм ата-аналар алдында һәр тиен өчен җентекле отчет тотарга ки-рәк.
- Кайбер әти-әниләр мәк-тәп ашханәсендә төп менюны укучы башына 6 сум 10 тиеннән төзесен-нәр. Ә өстәмә рәвештә сатып алу өчен беренче һәм икенче ашларны ае-рым әзерләсеннәр, дигән фикер белдерәләр. Сез моңа ничек карыйсыз?
Илнар АБЗАЛОВ:
-Моны бер көндә генә хәл итеп булмый. Бу очракта ашханәдә өч төрле казан асарга туры киләчәк. 6 сум 10 тиенлек меню буенча, әти-әниләр өстәгән акчага һәм сатар өчен. Мәшәкатьле килеп чыга түгелме? Бу-сы бер хәл. Кайнар ашлар сатуны оештырсаң, касса аппараты да, акча исәбен алып барырга да, кассир да кирәк булачак. Тагын бер проблема: бүген 100 кешегә әзерләнгән азыкны, ул сатылмаса, иртәгә реализацияләргә ярамый. Аны түксәң, акча югала. Кыскасы, бу юнәлештә бик уйлап, этаплап кына эш итәргә кирәк. Ләкин мин үзем стандарт меню яклы.
Редалия ЗӘЙНЕТДИНОВА:
-Укучы табынына мәктәп яны бакчаларында үз көч-ләре белән үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, аннан кайнатмалар да куела бит әле. Бюджеттан бирел-гән акчаларга укучы башына көнгә 2-3 сум өстәмә бит бу.
Миләүшә ӘБЕЛХАНОВА, укучы әнисе:
-Улым 8дән кичке 4кә, 5кә кадәр мәктәптә. Дәресләр, аннары музыка дәресләре, спорт күнегүләре шулка-дәр вакытын ала. Без, әти-әниләр, өстәмә акча кертеп, баланың рационын ба-ету мөмкинлеге булуга бик сөендек. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә алар атнага өч тапкыр итле азык ашыйлар. Үсеп килүче балаларның нәрсә ашавы бик мөһим. Күпчелек хупласа, тагын да күбрәк акча бирергә дә риза без.
Рамил КӘЛИМУЛЛИН, 1 номерлы мәктәп директоры:
-Безнең мәктәптә 594 укучы белем ала, 416 әти-әни балаларының туклануы өчен ирекле рәвештә өстә-мә кертә. Аларның көнлек менюсы уртача 10-12 сумга төшә. Бигрәк тә башлангычлар туклануына зур игътибар бирәбез. Кайбер әти-әниләр баланың туклануы өчен 1 мең сум кертергә дә риза. Ләкин бер гаиләдән икешәр-өчәр ба-ла укучы бар бит. Бу очракта аларның да мөмкинлеген исәпкә алырга кирәк. Һәр укучы өчен аерым пешереп булмый бит. Безнең мәктәптә туклану яхшы, дип уйлыйм. Әти-әниләр дә моны раслый.
-Илгиз Фәритович, Сез район мәгариф идарәсе начальнигы вазифасында яңа кеше. Мәктәпләр-дә тукландыруга нинди уңай үзгәрешләр кертергә уйлыйсыз?
Илгиз ХАНБИКОВ:
-Башка районнарның тәҗ-рибәсен өйрәнәбез, яхшысын алачакбыз. Мин сез оештырган "түгәрәк өстәл" сөйләшүенә тукландыру әйбәт оештырылган мәк-тәпләр җитәкчеләрен алып килдем. Әлегә шә-һәрдә М. Вахитов исемендәге гимназиядә, 2 номерлы лицейда тукландыру нигездә бюджет акчасына башкарыла. Авылларда - төрлечә. Әйтелгәнчә, туклануга ата-аналардан өс-тәмә акча кертелү - алар ягыннан килүче инициатива гына, аларны бу эшкә беркем дә мәҗбүр итә алмый. Ләкин баласының ничек туклануына җитди караучы әти-әниләр, күргәнегезчә, аларның табынын баету мөмкинлегеннән файдаланалар.
Айрат САДЫЙКОВ:
-Шуны искәртәсем килә, ата-аналар җыемы мәҗбү-рилек төсе алса, бу закон кысаларыннан чыга. Андый очракларда әти-әни-ләрнең кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрә-җәгать итүе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өченче чирек беткәндә мәктәпләрдә укучыларны тукландыру турында исегезгә төштеме, димәгез.