Байрак
  • Рус Тат
  • БДИ йомгаклары: 255 чыгарылышның 254е аттестат алды, берсе – юк

    Быел буалы укучылар бердәм дәүләт имтиханнарында алган балларның уртача күрсәткече республика буенча уртача күрсәткечкә якын. Иң мөһиме барлык фәннәрдән диярлек былтыргыдан югарырык уртача баллар җыелган. Аерым фәннәрдән алганда, рус теленнән уртача 65,4 (былтыр 56,9), математикадан (профильле) - 47,1 (36,9), җәмгыять белеменнән - 57 (50,7), тарихтан - 58,2 (41,4) балл тупланган....


    Быел буалы укучылар бердәм дәүләт имтиханнарында алган балларның уртача күрсәткече республика буенча уртача күрсәткечкә якын. Иң мөһиме барлык фәннәрдән диярлек былтыргыдан югарырык уртача баллар җыелган. Аерым фәннәрдән алганда, рус теленнән уртача 65,4 (былтыр 56,9), математикадан (профильле) - 47,1 (36,9), җәмгыять белеменнән - 57 (50,7), тарихтан - 58,2 (41,4) балл тупланган. Физика, биология, информатика, рус әдәбияты, география, химия буенча ул 53-59га тиң. Иң югары уртача баллар - географиядән һәм инглиз теленнән.
    Мәҗбүри фәннәрдән рус телен барысы да беренче тапкырдан тапшырды, математикадан 8 укучы чик бусаганы уза алмыйча, кабат имтихан тапшырдылар. Арада берсе аның икенче каттан да бирә алмыйча, аттестатсыз калды.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: