Бер авылдан ике мәет: “Алар юлга чыкканда, сизенгән кебек, бөтен урам озатып калды”

"17.07.17 - бүген бәхетле көн" дигән смс-хәбәрләр "ватсап" буйлап очып йөри... Мондый хорафатларга ышанмаганнар да теләк теләгән мизгелдә Арча районы Шушмабаш авылында ике ана газиз балаларын югалта. Кичке 8 ләр тирәсендә Казан-Малмыж юлында, Биектау районының Бөреле совхозы тирәсендә, "Лада приора" белән "Ундүртле" маңгайга-маңгай бәрелешә. "Приора" йөртүчесе һәм икенче машинадагы егет...
Егет белән кыз - Татарстанның Арча районы Шушмабаш авылыннан. Айратка - 23, Илзирәгә 21 яшь. 18 июльдә аларны янәшә каберләргә җирләгәннәр. Әле яши дә башламаган ике япь-яшь гомер кинәт өзелә.
Бүген ике гаилә дә балаларының өчесен укытырга әзерләнә.
- Улыма 7 ай чагында әтисе безне ташлап китте, - дип сүз башлады Фәридә апа. - Үзем генә үстердем, Айрат - минем бердәнбер балам иде. Кечкенәдән бик тырыш һәм мөстәкыйль булды. Мин аның елаган чагын да хәтерләмим. Район үзәгенә барасы булса да, мин ияртеп йөрмәдем, үзе чыгып китә иде. Без - көрәшчеләр нәселе. 4 сыйныфта улым да көрәш белән мавыга башлады. Мин дә каршы килмәдем. Тормышымда бердәнбер юаныч булганга, мин аңа беркайчан да "юк" димәдем. Әмма ул иркәләнеп үсмәде, минем - терәгем, таянычым булды. Армиядә хезмәт итеп кайтты. Аннан әллә ничә тапкыр Рәхмәт хатлары килде.
Узган ел гаилә, тузган торак программасы белән авылда ипотекага яңа йортка күченә. Айрат ничек тә бурычны тизрәк түләп бетерергә дип йөри. Яңа җиргә яңа йорт салу да була аның хыялы. Төзелештә эшләгән егетнең кулы һәр эшкә ятып тора. Ул һәр атнада авылга чаба, эшне сортларга бүлеп тормыйча гына, әнисенә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә тели.
- Бу көнне дә утырып та тормады. Ул суны ташый торды, мин яшелчәләрне сугардым. Киптерергә дип урын-җирне чыгарган идек, шуларны кагып керттек. Илзирә белән гыйнвардан гына очрашып йөри башлаганнар иде. Бик яратыштылар. Бу көнне дә көндез җиләк тә җыйганнар, су да коенганнар. Казанга китәсе көнне соңга калмый иде. Бу көнне ул кичке 7 яртылар тирәсендә китте. Кайткан саен "Исән-сау йөр, барып җиткәч шалтырат", - дип калам. "Әни, мин подъезд төбендә", - дип шалтырата иде. Ә бу юлы хәбәр юк та юк. 10нчылар киткәч, үзем шалтыраттым. "Недоступен". Йөрәгем урынымнан төшеп китте. Берничә тапкыр җыеп карадым шулай. Аннан соң Илзирәнең әнисенә шалтыраттым. Ул да хәбәр юк, ди. Берзаман кире шалтырата: "ДТП дип әйттеләр дә, телефон өзелде", - ди. Мин аңа: "Исәннәрме, сора", - дип кычкырдым. "Җаегыз булса, шунда килегез" дип әйткәннәр. Иптәш хатынның ире, Илзирәнең әнисе Зөлфия белән чыгып чаптык. Барып җиткәндә үк машинаның ни хәлдә икәнен күреп, өметем өзелде. Икесе дә үлгән иде. Улымны машинаны кисеп кенә алганнар. Сынмаган җире калмаган, - дип елый ана.
Айрат төзүче булгач, төрле шәһәрләргә йөреп эшләгән. Дүшәмбе Түбән Камага китәсе булган аларның бригадасы. Тик Сабантуйда кабыргасын авырттыргач, "Эшкә бармыйм, Илзирә белән Казанга барабыз да, авылга кайтам" дигән. Кайткан ул. Мәңгелеккә.
- Үле гәүдәсен күргәч тә ышанмадым, җирләгәч тә, каберенә баргач та ышанмыйм. Бердәнбер юанычым иде бит. Шуны да саклап кала алмадым, дип елыйм хәзер, - ди кайгыга баткан ана.
Айрат спортны яраткан. Көрәштән тыш, футбол, волейбол, хоккей уйнарга йөргән. 75 килога кадәр авырлык үлчәмендә Арча командасы өчен бил алышкан. Аның истәлеге булып, өйдә хәзер көрәшеп алган бүләкләре генә тора .
Айратның сөйгәне Илзирә дә шушы авыл кызы.
- Кызымны өч яшькә кадәр ялгыз үстердем, - ди әнисе Зөлфия апа. -Аннан соң аның белән икенчегә кияүгә килдем. Ирем аны үз кызы кебек кабул итте. Мөнәсәбәтләре бик җайлы булды. Үлемен дә бик авыр кичерде, елый да елый.
Илзирә - бик уңган-булган, тырыш бала. Мәктәптә "4", "5"кә генә укыды. Казан медицина училищесын да уңышлы тәмамлады. Бер ел менә ДРКБның җитлекми туган балалар бүлегендә эшләде. Эшен бик яратты, үзен дә хөрмәт итәләр иде.
Бик батыр булды. Үзе машина алып, икенче көнне үк шуның белән Казанга чыгып киткән кыз ул.
17се нидер сизенгәндәй, бөтен эшне бетереп китте. Очып кына йөрде ул көнне. Җиләккә дә бардылар, чүп тә утады, өйләрне дә җыештырды, бакчага су да сипте. Отпускка дип кайткан иде, ике көн генә ял итеп калды. Башы авырткач, МРТга язылган булган. "Әни, табибка иртән булгач, кичтән Айрат белән китәм инде", - диде. "Мин иртәгә кайтам, бәрәңге бакчасын тагын бер кат карап чыгасы бар, аннары суган пәрәмәче дә пешерербез", - диде. Алар кузгалып киткәндә, нидер сизенгән кебек, бөтен урам капка төбенә чыкты. Озаткан кебек, хушлашкан кебек.
Зөлфия апа бер-ике ай чамасы элек төшендә кара җир күргән була. Әмма моны ни дип тә юрарга белми. "Хәерлегә булсын дип әйтмәгәнмендер" инде ди үзе.
- Фаҗига урыныннан, кызымның телефонына җавап биргән кеше монда килегез дигәч, иң беренче шифоньерга барып, простыня алганмын, - ди Зөлфия апа. - "Шортиктан гына китте, аяклары туңар" дип уйладым. Йөрәк үлгән дип уйламый, тик күңел нидер сизенгән инде. Юкса, ак простыня алмас идем. Без килеп җиткәндә, икесен дә сузып салганнар иде инде. "Син бит миңа каршы сүз дә әйткән бала түгел, мондый хәсрәткә салырсың дип уйламадым, балам", - дип, өстенә ятып еладым.
Булачак кодагыйлар икесе дә фермада эшли, дуслар. Балаларының очрашып йөрүләренә дә шатлыкларының иге-чиге булмаган. Үзара "кодагый" дип әйтешә торган булганнар. "Без шулай булып калабыз да инде", - диләр.
- Улымның дуслары бик күп булган икән, - ди Фәридә апа. - Морг чыгымнарын да алар күтәрде, чардуганны да үзебез ясатабыз, диләр. Көрәшче егетләр дә, эшеннән дә күп килгәннәр иде. Авылдашлар да кайгыбызны уртаклаша. Барысына да бик зур рәхмәт. Мондый кайгыларны берәүгә дә язмасын Ходай! Бу - күтәрә торган кайгы түгел.
Айрат белән Илзирә - соклангыч пар булган. Сабантуенда да икәү җитәкләшеп йөргәннәр. Әниләрнең үзләренә дә "Синең балаң икән, танымадым" дип килеп әйтүчеләр булган. Күз тигән дип фаразлыйлар алар бүген, үз-үзләрен юатып.
Ходай Тәгалә бер-берсеннән аерырга теләмәгән, күрәсең. Илзирә иртәгесе табибка кичтән китәргә карар кылган, Айрат "эшкә бармыйм" дисә дә, юлга кузгалган...
Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.300
-
6 июль 2022 - 09:25Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк.3600
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.2000
-
1 июль 2022 - 15:37Буа районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Ремис Ганиевка сораулар бирегез Районда юл куркынычсызлыгы буенча халык сорауларына район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Ремис Ганиев кабат җавап бирәчәк.12500
-
1 июль 2022 - 15:34Буа районыннан сугыш ветераны үзен юбилее белән котларга килгән кунакларны күзлексез укып гаҗәпләндерде(+фото) Буа районының Аксу авылында яшәүче 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Мөлеков бүген кунакларны – муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Еремеевны, авыл җирлеге башлыгы Марат Хәйретдиновны аягүрә басып каршы алды.11600
-
1 июль 2022 - 15:30Буа районында итек басканны күрәсегез киләме? (фото) Моның өчен Әлши авылына барырга мөмкин.12500
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.3200
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.3700
-
24 июнь 2022 - 10:42Бакый Урманченың тууына 125 ел тулу унаеннан сюжет төшерелде Якташыбыз, бөек рәссам Бакый Урманченын тууына 125 ел тулу унаеннан "Хәзинә галереясы Бакый Урманче" фильмы өчен рәссамнын туган ягында "Атлар коендыру" картинасын җанландыру буенча сюжет төшерелде.15300
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!7800
-
16 июнь 2022 - 13:33«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.8600
-
10 июнь 2022 - 15:05Буа районының “Авангард” агрофирмасында – алдынгылар өчен Сабантуй (+фото) Ул, һәрвакыттагыча, Кайбыч авылы урманы аланында узды. Кунакларны милли сыйлар, җырлар белән кайбыч, Яңа Чәчкап, Югары Лашчы, Ырыңгы авыл җирлекләре үзешчәннәре каршы алды.22600
-
9 июнь 2022 - 14:05Буада бищ айда туучылар да, үлүчеләр дә, өйләнешүчеләр дә кимегән Район ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, быел ел башыннан алып май ахырына кадәр районда 77 бала туган.28700
-
27 апрель 2022 - 09:32Буа мөхтәсибәте 2022 ел
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
25 июнь 2022 - 08:20Бүген буалылар Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Якутия республикасында Сабан туенда (фото)Бүген буалылар Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Якутия республикасында Сабан туенда13800
-
6 июль 2022 - 09:25Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк.3600
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.2000
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика