Байрак
  • Рус Тат
  • Бер-берсенә юл бирмиләр: Буада ике көн рәттән ДТП булды

    Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 30-31 март көннәрендә автомобиль хуҗаларының бер-берсенә юл бирмәве аркасында юл-транспорт һәлакәте булды.

    30 март көнне “Хендай” белән “Лада 111840” автомобиле “сөзешәләр”. Гаеп – соңгысында. Жигули ЮХИДИ бинасы каршына борылмакчы булып Яшел урамыннан төп юлдан баручы чит ил машинасын бәрдерә. Бәхеткә, каза күрүче юк.

    Икенче көнне охшаш хәл шәһәрнең Р. Люксембург урамында була. Икенчел юлдан Р.Люксембург һәм Б.Хмельницкий тыкрыгыннан чыгучы “Део Матиз” төп юлдан -  Р.Люксембург урамыннан баручы “Приора”ны бәрдерә. Авариядә имгәнүчеләр юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: