Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бер кабергә ике газизен җирләгән

Өлешемә тигән көмешем, үземә тиңне таптым дип канатланып кына йөргәндә, кинәт хыяллар чәлпәрәмә килсен әле. 18 февраль көнне генә бер кабергә ике газизен җирләгән Миңнулла Нәбиуллинның да күптән көткән бәхет канатлары шулай көтмәгәндә сына. Апрельдә улыбыз туар дип сөенеп йөргәндә, инде 7 айлык көмәне булган Илсөяр Фәләхованың гомере өзелә. 29...

Өлешемә тигән көмешем, үземә тиңне таптым дип канатланып кына йөргәндә, кинәт хыяллар чәлпәрәмә килсен әле. 18 февраль көнне генә бер кабергә ике газизен җирләгән Миңнулла Нәбиуллинның да күптән көткән бәхет канатлары шулай көтмәгәндә сына. Апрельдә улыбыз туар дип сөенеп йөргәндә, инде 7 айлык көмәне булган Илсөяр Фәләхованың гомере өзелә.


29 яшьлек Илсөяр Фәләхова Питрәч районы үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә даими күзәтү узып торган. Сәламәтлеге белән проблемалар килеп чыккач, аны йөклелегегең 7 ае тулыр-тулмас вакытта гинекология бүлегенә салалар. Төнлә Илсөярнең хәле кисәк начараеп китә. Реанимация чараларын вакытында үтәсәләр дә, табиблар аны коткарып кала алмый.


17 нче февральдә җан биргән Илсөярне 18 нче февраль көнне Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында, әтисе күмелгән зиратка алып кайтып җирлиләр.


Илсөяр белән Миңнулла әле 2016 елның 3 нче июнендә генә никах укыта. Балык Бистәсе районы Олы Көл (Кульга) авылы кызы шулай итеп Питрәч районы Татар Казысы (Отар-Дубровка) авылына күченә. Үзе генә түгел, беренче иреннән улы Илдар белән. Миңнулланың әти-әнисе Фәйзрахман абый, Минҗамал апа, сеңлесе, аның ире һәм баласы белән бер йортта яши башлый алар.


"Бәхетне сатып алып булмый"


Татар Казысы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гөлнур Шаһиева Нәбиуллиннар гаиләсен бик уңай бәяләде.


- Сигез балалы бик тырыш гаилә ул, менә дигән итеп тормыш итә иделәр. Ул Илсөярнең мөлаемлеге, иплелеге, җайлылыклары иде, бу җир кешесе булмагандыр, шуңа шулай килеп чыккандыр дип йөрим инде мин. Безнең авыл җирлеге хуҗалыкларында бишәр сыер тоталар бит. Пай җирләрен арендага алып, техникасын алып, үзләре чәчеп, игеп, сөтен сатып, шулай яшиләр. Алар да шундый бердәм, җир җимертеп эшли торган гаилә иде. Бәхет эше шул, сатып ала торган әйбер түгел, - дип көрсенеп куйды Гөлнур ханым.


"Шулкадәр яратып кабул иткән идек Илсөярне"


Илсөяр белән Миңнулланың табышып кавышу тарихын Минҗамал апа безгә үзе сөйләде.


- Гәҗиттәге танышу сәхифәсендә Миңнулланың номерын күреп, узган ел кыш шалтыраткан Илсөяр. Телефоннан берничә тапкыр сөйләшкәч, Миңнулла: "Матурмы икән, әни, барып кайтым әле", - ди. Каршы килмәдек, аталары да 35 кә кадәр өйләнми йөргәч, "болай яши алмассың, танышу битләренә игъланнар биреп кара" дип әйтә торган иде. Клубка да чыкмады, оялчанрак булды шул. Аннары Миңнулла шунда Балык Бистәсенә баргалап та йөрде, Илсөярне бик ошатты. Баласы булуына да каршы төшмәдек. Үзеңә ошаса, өйлән, дидек.


Шулай итеп, әти-әни ризалыгы белән никах укыталар, Илсөяр бәбигә дә уза. 7 айга кадәр барысы да яхшы гына бара дигәндә, табиблар саклану өчен хастаханәгә ятарга куша.


- Бер атнага гына ятарга кушканнар иде, әле кичтән сөйләштек, иртәгә кайтам дигән иде, ә төнлә инде үлгән. Әле табиблар сәбәбен аңлатмады да, анализлар алып, экспертиза нәтиҗәләре бер айдан гына билгеле була диделәр. Төнлә бәдрәфтән чыкканда, егылган да авыз-борыныннан кан киткәнен генә беләбез.


Илсөярне шулкадәр яратып кабул иттек. Бик тату яшәдек, талашмадык. "Әни" дип кенә торды. Малае да әйбәт иде, "әби" дип эндәште. Яңа төшкән килен дип, Илсөяргә бер авыр эш тә эшләтмәдек. Эшләсә эшләде, эшләмәсә, эшлә дип әйтмәдек.


Илсөярнең хәле шулай кисәк начараюына үзләре дә аптырашта өйдәгеләр. Якынча мәгълүматларга караганда, әлеге ханым балачактан ук хроник нерв авыруыннан интеккән.


- Ниндидер чире булуы турында бер дә әйтмәде ул безгә. "Берәр төрле авыруың юкмы" дип Миңнулла да сорап караган булган. Мин үзем кодагыйдан сорагач, "башында бар иде әзрәк" диде кебек, - ди Минҗамал апа.


"Җайлы кеше иде ул..."


Хатынын һәм баласын югалтудан җәрәхәте әле бик тере булса да, Миңнулла да хис-кичерешләрен безнең белән бүлешергә үзендә көч тапты.


- Бик йомшак күңелле, ачык йөзле, сөйләшүчән иде Илсөяр. Үзе дә "Аллага шөкер, алучы булды", - дип сөенеп йөри иде. Әни белән дә бик тату тордылар. Мин дә үземне аңлый торган кеше таптым дип куандым. Җайлы гына кеше иде ул. Үзем бик юаш, усаллыгым юк, миңа туры килә, дип сөенеп йөри идем. Әле узган елның 8 нче декабрендә генә туган көнен билгеләп үткән идек, 29 яшь тулды.


Авыл фельдшеры төнлә 3 тулганда шалтыратты безгә, шуннан бергә киттек. Без килгәндә, бөтен пакетларын әзерләп куйганнар иде инде. Аннан моргка алып киттеләр.


Анализлар яхшы дип кайта иде ул, әллә дөресен яшердеме, белмим. Өянәкләре дә булмады аның үзе. Хастаханәләргә яттым дип тә әйткәне булмады. Табибларны гаепләмим, әмма йөкле хатыннарга алар бик игътибарлы булырга, даими күзәтеп торырга тиештер дип уйлыйм. Кан басымын да гел тикшереп торырга кирәктер.


"Бер төшен сөйләде ул"


"Кайгы киләсен сизенәм дип тә әйтмәде, әмма бер төшен сөйләгән иде. Үзенең әтисе ягыннан әбисе йортында күргән. "Инде күптән гүр иясе булган әбинең көзгесен сөртеп, өйләрен җыештырып йөрдем, чип-чиста булып калды" дип төшен сөйләгәне хәтердә", - ди Миңнулла Нәбиуллин.


Илсөярнең улы Илдар хәзер ятим. Миңнулла әйтүенчә, Илсөярнең беренче ире 2015 елда вафат булган. 2016 елның 28 нче октябрендә генә елын укыткан булганнар. Илдарга быел 8 нче майда 8 яшь тула. Шушы фаҗигагә кадәр ул Татар Казысы авылы балалар бакчасына йөргән. "Бер кулы зәгыйфьрәк тә, аннары монда ияләшеп бетсен әле, дип былтыр мәктәпкә бирмәгән дә идек. Быел кертербез дип уйлаган идек", - ди Миңнулла.


Яңа әти буласыңмы?


Илдарны хәзер Балык Бистәсе Көл авылында яшәүче әбисе (Илсөярнең әнисе) алып киткән. "Опекунлык ясатырга дип сөйләшкәннәр иде бугай инде. Ничек булыр әле, белмим", - ди Миңнулла. Шулай да, ул үги улы Илдар белән араны бөтенләй өзәргә җыенмый.


- Мине бер-ике күрүгә, "яңа әти буласыңмы" дип миңа шундук ияләшкән иде ул. Җәй көне каникулларда берәр атнага үзебезгә кунакка алып кайтырга исәп бар. Үзем дә барып йөриячәкмен, чөнки Илсөяр каберенә чардуганын да үзем куям, Алла боерса, - ди Миңнулла.


"Салават Илсөярне җәннәткә алып керер, Алла боерса"


7 айлык улларына Салават исеме кушып, әнисе янына, бер кабергә җирләгәннәр. "Илсөяр белән бергә уйлаган идек ул исемне, "матур исем" дип әни дә хуплаган иде дә, тик..." - ди Миңнулла, йөрәкне өтеп алырдай итеп.


- Миңа ачуланып китмәгәндер, шәт, бичара, кая кирәк алып бардым, бөтен сүзен тыңладым. Ул да миңа авыр сүзләр әйтмәде. Бер авыр эш эшләтмәдем, өйдә вак-төяк хуҗалык эшләрен генә караштыргалады. Әлегә төшкә кергәне юк, тик йөзе өндәге кебек күз алдында тора. Юганда баланың йөзенә дә карадым, шундый ачык булып хәтердә калды. Шул сабый җәннәткә алып керер Илсөярне, Алла боерса, ди Миңнулла, тавышы бераз көрәеп китеп.


Илсөяр чыннан да нык авырганмы, әллә башка сәбәпләре бармы - бу серне инде ул үзе белән алып китте. Хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәп баручы акушеров-гинекологлары составында белгечләр комиссиясе әлеге очрак буенча тикшерү алып бара. Үлемнең төп сәбәбен суд-медицина экспертлары чыгарачак.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев