Байрак
  • Рус Тат
  • Бер капчык шикәр комы кемнеке? “Байрак”  газетасы укучылары арасында отыш оештырды (фоторепортаж)

    Агымдагы елның икенче яртыеллыгына “Байрак”, “Знамя”, “Ялав” район газетасына подписка рәсмиләштерүчеләр арасында призлар уйнатылуы хакында күптән хәбәр итеп килдек.

    Бүген көннең икенче яртысында газета редакциясендә отышларны уйнату  оештырылды. Төп приз – бер капчык шикәр комын Карлы авылында яшәүче Фалия Усманова отты. Кызганычка каршы бүләк иясе призларны уйнатуга үзе килмәгән иде. Укучыбызны ихлас котлыйбыз. Аны Буа шәһәре Карл Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча иртәнге 8 дән 17  сәгатькәчә көтеп калабыз. Белешмә өчен телефон.: 8843 74 3-75-07

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: