Байрак
  • Рус Тат
  • Бер медаль тарихы

    Шәһәр үзәгендәге сугышчы-интернационалчылар истәлегенә куелган танк постаментында кызыл канәферләр һәм мылтык залплары... Узган шимбәдә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 26 ел тулуга багышланган чара күнегелгән традиция буенча башланды. Аннан соң очрашу ял үзәгендә дәвам итте. Котлаулардан соң залда утыручылар Татарстан телевидениесе әзерләгән "Рядовые России" исемле фильм карадылар. Анда узган...


    Шәһәр үзәгендәге сугышчы-интернационалчылар истәлегенә куелган танк постаментында кызыл канәферләр һәм мылтык залплары... Узган шимбәдә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 26 ел тулуга багышланган чара күнегелгән традиция буенча башланды. Аннан соң очрашу ял үзәгендә дәвам итте. Котлаулардан соң залда утыручылар Татарстан телевидениесе әзерләгән "Рядовые России" исемле фильм карадылар. Анда узган ел Буа шәһәре үзәгеннән Җиңү парады, ветераннар хатирәләре, алар турында репортажлар урын алган иде.
    Хәрби боерык нигезендә Әфганстанның Кабул шә-һәренә хезмәт итәргә җи-бәрелгәннән соң да Анатолий Васинга сайлау мөм-кинлеге булды: Кабулда төзелештә калырга, йә -"кайнар" нокталарга.
    Төркмәнстандагы хәрби полигонда ай ярымлык укулардан соң солдатлар Кабул шәһәренә килеп төшә-ләр. Взвод командиры сер итеп кенә берничә солдатка биредә төзелештә калу мөмкинлеген әйтә. Кая җи-бәрүне төзүче тәҗрибәсе булуны әйтү дә хәл итә. Егетләр "кайнар" ноктаны сайлыйлар...
    108нче дивизиянең 180нче мото-укчылар полкына билгелиләр. Ул анда Степанов гранатометыннан атарга өйрәнә. Әллә ничә дистә килограммлы утлы коралны җилкәсендә йөр-тергә тиеш була. Аның бурычы дошман ут ачканда, хәрби "чистарту"лар вакытында ут ачу. Хәрби күче-нүләр вакытында алар ав-токалоннасын берничә тапкыр шартлаталар. Ә берсендә дошман тау башындагы берничә километр арадан безнекеләрне утка тота. Тоташ сиптереп торган пулялар астында гомерен куркыныч астына куеп, взвод прапорщигы каршы якка ут ача. Безнекеләрдән җавап көчле булганга дошман тынып кала.
    -Барыбыз да яшь, тәҗри-бәсезләр. Әлеге прапорщик биредә күптән иде. Җирле кагыйдәләрне, дошманның "йомшак" җи-рен өйрәнеп беткән инде. Ул булмаса, безне җир бе-лән тигезләячәкләр иде, - ди Анатолий ул вакытларны искә төшереп.
    "Әфганчы"ның күкрәген берничә медаль бизи. Аларның берсе чак кына егетнең гомеренә тормады... Әфганчылар телендә "зеленка" дигән гыйбарә бар. Тоташ яшел далалар ул. Бер провинциядә дошман бандалары урнашкан дип, аларны "чистартырга" задание бирелә безнеке-ләргә. Кышлакларны карап чыкканнан соң, Анатолий ату тавышлары ишетә һәм комлы уйсулыкка сикерә. Тик монда качам, димә ин-де. Дошман кайдандыр өстән ата. Кинәт сул ягында пулялар сызгыра башлый, берсе билен "сыйпап" үтә. Ул да түгел, сул кулын бөтенләй яралый. Күп кан югалта. Шуннан взвод бронетехникасы килеп солдатларны алып китә. Ә Анатолийны госпитальгә озаталар. Батырлык өчен медаленең тарихы менә шундый.
    Анатолий Васин улы тугач та, солдат булачак, диде. Александр да хәрби бурычын намус белән үтәп кайт-ты, әтисенең ышанычын аклады. Бүген инде тыныч тормышта ветеран-әфганчы бабай булырга җыена. "Безнең династия өчен Ватан алдындагы бурычны үтәү - изге бурыч", ди. Исән бала булсын, малай булса, армиягә бармый калмас, - дип, бәхетле елмая булачак бабай.
    Наилә ХӘСИПҖАНОВА.
    АВТОР ФОТОСЫ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: