Берничә сәгать элек Зур Фролово авылы янында ДТП булды: яраланучылар бар (ФОТО)
1 номерлы зона эзләү-коткару отряды хәбәр итүенчә, бүген көндезге 12нче яртыда Зур Фролово авылы янында “Газель” һәм “Нива” автомобильләре бәрелеште.
Соңгысының йөртүчесен - 1972 елгы ир-атны төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән үзәк дәваханәгә озаттылар. Авария сәбәпләре тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев