“Безне ярдәм итү теләге берләштерде”. Токмач басучы хатын кызлар кабат Теңкәш авылы клубына җыелды, тиздән алар СВОга коры ашлар озатачак
“Безне ярдәм итү теләге берләштерде”. Токмач басучы хатын кызлар кабат Теңкәш авылы клубына җыелды, тиздән алар СВОга коры ашлар озатачак.
Бу юлы “кызлар” унөчәү булачак. Кеше саен бишәр җәем токмач, дисәң дә алтмыш биш җәем дигән сүз. “Җәймәләр” кибеп, кисеп, эшләр тәмамланганчы вакыт ярты төнгә табан “атлаячак”. Беренче генә җыелулары түгел, гел шулай кабатлана. Кайберләренә әле күрше Алших авылына кадәр җәяүләп кайтасы да бар. Мондый вак-төякне уйлап та бирмәгән, балалар дигәндә, утка да, суга да керә торган аналар алар.

Авылда кичке эшләрен тәмамлап, җыелыша башладылар. Теңкәш клубына иң беренче, Буадан такси яллап, Людмила Собакина килеп төште. Яулык, алъяпкычы сумкасында. Алшихтан килүчеләр дә күренде – Галина Зиновьева, Мария Кириллова, Нина Григалевич, Антонина Степанова, Галина Шакмакова. Теңкәштән дә агылдылар – Розалия Дубова, Нина Андреева, Лилия Абдуллова, Динә Сөләйманова, Нина Захарова, Галина Никитина, Галина Григорьева бу авылдан икән. Ерактан кунакка кайткан Теңкәш килене Надежда Андреева да, токмач камыры җәя белмәсәм дә, ярдәмем кирәк булыр, дип, калышмаган. Бу юлы Мөкерледән килә алмадылар, диделәр. Йомырка-оннар әзер, хатын-кызлар дәррәү эшкә кереште.

“Әни, коры ашлар булса...”
Розалия Дубова - Теңкәш авылы клубы хезмәткәре һәм биредә эшне оештыру турында да башлап ул сөйләде. Барысы да ул вакытны хәтерлидер: районнан СВОда хезмәт итүче егетләр янына барачаклары билгеле була.
-Алших авыл җирлегенә караган Алших, Теңкәш, Нурвахит, Кайрево авыллары халкын берләштергән телефоннардагы чатта белдерү урнаштырдык. Яңа ел алдыннан авылдаш егетләргә ярдәм җибәрергә чакырдык. Безнең авыл клубына кием-салым, юрган, матрас, азык-төлек кебек нәрсәләрне китерә башладылар. Кем ничек булдырды! Чуашлардан тозлаган сало, балык консервлары килсә, татарлардан үз хуҗалыгыннан бал, мәтрүшкәле үлән чәйләре алып килүчеләр күп булды. Клубта җыелышып кәбестә тозладык. Үзебезнең егетләрнең һәрберсенә 5әр төенчек төенләдек, - дип сөйли Розалия Дубова. Клубның сәхнәсе, бүлмәләре шыплап тула. Кичәләр уздыру да бераз туктап тора, халык моңа аңлап карый. Ә Алших авылында яшәүче Галина Зиновьева кешеләрдән китергән әйберләрне үз өендә кабул итә башлый. Ул вакытта аның улы Петр да СВОда була. Шулай итеп күрше авыллар халкы, СВОда хезмәт итүчеләргә ярдәм итү йөзеннән, берләшәләр.

Токмач кисеп, коры ашлар ясау эшенең башында торучы Галина Зиновьева да безгә эшне оештырып җибәрү көннәрен искә алды. Галина Григорьеваның улы Петр Ласточкин бер кайтуында әнисенә кайбер районнардан коры ашлар ясап җибәрүләрен әйтә. Бик тәмле, туклыклы, ди ул. Шуннан Галина өендә токмач басып, яшелчәләр киптерә башлый. Тик... Петр әнисенең тәмле ашларын берничә тапкыр гына ашап кала ала. Күтәрә алмаслык хәсрәтен күкрәгенә кочкан килеш ана үзенә сүз бирә: ул хәзер ашны улы кебек туган илен якларга киткән егетләргә ясап озатачак.
Батыр ул үстергән ананың бу ниятен инде берничә елдан бирле дистәләгән аналар хуплый.

– Мин дә улымны СВОда югалткан ана. Теңкәштә токмач басалар, дигән хәбәрне ишеткәч, Алшихтан беренче килеп җитәм. Улым Андрей әйтә иде, әни, өйдән килгән ярдәмне шулкадәр көтеп алабыз, дип, - ди Мария Кириллова.

Теңкәштән Нина Андреева да СВОда югалткан улы Александр хәсрәте шунда килгәч азрак җиңеләйгәндәй була, ди. Ә коры ашларны пакетларга тутыру өчен хатын-кызлар Галина Зиновьева өенә җыелалар.
-Буадан СВОга гуманитар йөк илтү белән бүгенге көндә өч төркемдә волонтерлар шөгыльләнә. Кайсысы гына коры ашлар сорап мөрәҗәгать итсәләр дә, без әзер. Хәзер инде Адав-Толымбай авылы активистлары белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Үлән чәйләре өчен аларга кипкән үләннәр илттек. Корбан гаетендә мәчеттән итләр китерделәр. Бергә җыелышып егетләргә тушенкалар ясап озаттык, ди ул.
Мөселманнардан – корбан ите
Клуб уртасындагы зур өстәл өстендә хатын-кызлар бар да токмач баса. Кемдер янәшәсендәге кеше белән чуашча бер-ике сүз алмаша. Аннан, күтәрелеп, икенче ягындагы күршесенә татарча әйтә. Тагын: аңладыңмы, дип, русчага да тәрҗемә итә. Ә без шулкадәр бердәмлекне исебез китеп күзәтәбез.
-Күрәсезме, безнең төркем интернациональ. Кемнең нинди милләттән булуы, кайсы динне тотуы мөһим түгел. Барыбызда да бер теләк, тизрәк токмачларны әзерләп, пакетларга коры ашларны тутырырга өлгерергә, - Галина Зиновьева. Бу сүзләребезгә Лилия Абдуллина да кушылды. Кичке намаздан соң тизрәк өлгерим, дип ашыга-ашыга килүен әйтә. Аны күршесе Динә Сөләйманова чакырган.
-Мин бу төркемгә иң соңгысы булып килеп кушылдым. Башта төрле сәбәпләр чыгып торды, килә алмадым. Рәхмәт чакыручыга да, бу эшне оештыручыларга да. Биредә изгелек эшләвемне аңлап, күңелемә ял алам. Кемгәдер ярдәмем тиюне аңлау, миңа шулкадәр рәхәтлек бирә. Ә бу авылга йорт сатып алып күченеп килдек. Күрәсез, без биредә төрле дин һәм милләт кешеләре. Теңкәш авылында чуашлар да татарча аңлый һәм бик яхшы сөйләшә. Татарлар да шулай ук. Чуаш телендә сөйләшә белмәгәнгә, кайберләре, мине хөрмәт итеп, татарча сөйләшәләр. Хәзер кайбер сүзләрне аңлыйм, кайвакыт әйтеп тә җибәрәм. Бер барыбыз да адәм балалары, яхшылыкның милләте юк. Дус, бердәм булганда гына җиңүебезне онытмыйк, - ди Лилия Абдуллова.

Чыгып киткәндә авыл клубының диварына күзебез төште: анда Алших авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең фотолары куелган. Әйтерсең лә алар аналарның балалары һәм илебез тынычлыгы хакына башкарган хезмәтләрен күзәтеп торалар. Без бергә, егетләр, бердәмлек белән җиңәчәкбез дә!
Наилә Хәсибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев