Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Безнең “полк кызы”

"Комсомолка, чибәр, спортчы" диярләр иде шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе укучысы, редакциянең "полк кызы" Татьяна Попова турында совет заманы баласы булса. Хәзерге вакытта дәресләр, өстәмә дәресләр арасында бөтерелгән Танюшабыздан бәйрәме уңаеннан ничек тә "ике генә сүз" әйттерә алдык. "Бәлки укытучы булырмын" Уку йортында бишенчеләр-унберенчеләр арасында бердәнбер Татьяна икән "кызыбыз". Шуңа күрә...


"Комсомолка, чибәр, спортчы" диярләр иде шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе укучысы, редакциянең "полк кызы" Татьяна Попова турында совет заманы баласы булса. Хәзерге вакытта дәресләр, өстәмә дәресләр арасында бөтерелгән Танюшабыздан бәйрәме уңаеннан ничек тә "ике генә сүз" әйттерә алдык.
"Бәлки укытучы булырмын"
Уку йортында бишенчеләр-унберенчеләр арасында бердәнбер Татьяна икән "кызыбыз". Шуңа күрә дә иң зур "порция" котлаулар, тәбрикләүләр дә аның адресына тия. Ә әнисе Людмила ел саен бүләк әзерли. Шундый кызың булсын әле! Танюша бишенче сыйныфтан алып гел "бишле"гә генә укый, Җәмгыять белеме, математика, әдәбият, тарих - иң яраткан дәресләре. Тел төбен "тарткалый-тарткалый" чыгарылыш Татьянаның киләчәктә укытучы булырга каршы түгеллеген аңладым.
-Балалар белән эшләргә яратам, - ди кыз. Ә беркөнне җәмгыять белеме укытучысы Надежда Юрьевна Казначеевадан сорап укытучы булып карады - сыйныфташлары алдында дәрес алып барды. Соңыннан укытучы яшь "коллегасын" чын күңелдән мактады.
"Кутюрье" Татьянадан мәктәп формасы
Танечкада күптән түгел яңа талант ачылды - аңарда киемнәрне модельләштерү сәләте "йоклаган" булган ләбаса! Технология укытучысы Наталья Александровна Шадрина тергезеп җибәрде аны. Алдан Танюша бишенчы сыйныф кызына үзе иҗат иткән купшы күлмәк текте. Аннары үзе модельләштергән мәктәп формасы белән технология фәне буенча район олимпиадасында җиңде.
- Минем форманы яшьләр дә ошаттылар, чөнки ул без яратып кия торган джинс материалдан. Унберенчеләр өчен комбинезон, бишенчеләргә - сарафан. Мин формага карата мәктәп куйган таләпләрне дә үтәргә, шулай ук аның укучылар өчен уңайлы, матур актулаь булуы өчен дә тырыштым. Күрәсең, укытучылар да минем фикердә булганнар. Мин җиңдем,- дип сөйкемле итеп елмая кыз. Моңа Танюшаның матур итеп рәсем ясау осталыгы да ярдәм итәдер. Кечкенә сыйныфлардан күпме конкурсларда җиңүче кыз бит ул.
Танюшаны тагын "кытыклап" куям:
- Бәлки, модельер булырсың? "Кутюрье Татьяна Поповадан киемнәр" - заманча яңгырый дип тапмыйсыңмы? - дим. Әңгәмәдәшем серле итеп елмайды гына. Безнең Танюша гитарада да уйный әле, дәресләр алды. Аның сәхнә таланты шунда тәмамланды, дип уйлый күрмәгез. Соңгы вакытта Татьяна Попова хәтта район дәрәҗәсендәге чараларны алып баручы буларак та популярлашты. Мондый танылу гади генә мәктәп иҗат концертыннан башланды. Тагын бер яраткан шөгыле - пешерергә ярата. Әнисе эштән кичке ашка заказлар гына биреп тора - Танюшадан пилмәннәр, салатлар, бәлешләр ул кайткан төшкә инде әзер була.
Менә шундый ул безнең редакциянең "полк кызы"! Соңгы соравымны бирәм:
- Таня, бүгенге яшьләр әти-әниләреннән нәрсәсе белән аерыла?
- Яшьләр техник яктан грамоталы, күп беләләр, ләкин аларга омтылыш, максатчанлык җитми, дип саныйм, - ди, ә Татьяналар көне уңаеннан барлык адашларына уңышлар, мәхәббәт, бәхет тели. Ә без Танюша бердәм дәүләт имтиханнарын әйбәт биреп, үзе теләгән вуз студенты булу дәрәҗәсенә ирешсә иде, дибез.
Илсөяр Мөхәммәтҗанова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Комсомолка, чибәр, спортчы” диярләр иде шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе укучысы, редакциянең “полк кызы”...