Байрак
  • Рус Тат
  • "Безнең тарихтан" тапшыруында сугыш ачысын күргән райондашларыбыз (ВИДЕО)

    Күзләрне яшьләндерә, җаннарны сызландыра, хатирәләрне яңарта торган җиңү көнен халкым быел 71нче тапкыр аяз күк астында каршы алды. Май ае якынлашкан саен, сугыш афәте кергән һәр гаилә бу дәһшәтле елларда үз гомерен аямыйча көрәшкән ата-бабасын, көнне -төнгә ялгап җиңү таңын якынайткан әни-әбисен, якыннарын искә ала. Алар кичергән авырлыкны үз күңеле...

    Күзләрне яшьләндерә, җаннарны сызландыра, хатирәләрне яңарта торган җиңү көнен халкым быел 71нче тапкыр аяз күк астында каршы алды. Май ае якынлашкан саен, сугыш афәте кергән һәр гаилә бу дәһшәтле елларда үз гомерен аямыйча көрәшкән ата-бабасын, көнне -төнгә ялгап җиңү таңын якынайткан әни-әбисен, якыннарын искә ала. Алар кичергән авырлыкны үз күңеле аша уздыра. Канлы еллар турында белгәннәрен балаларына, оныкларына сөйләп тыныч көннәрнең кадерен белергә чакыра.

    1941 нче ел. 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә: Фашистлар Германиясе илебезгә бәреп кергән. Бөек Ватан сугышы башлана.
    Низамов Әнвәр Борһан улы 1922 елда Югары Наратбаш авылынд туа, Башлангыч сыйныфны шушы авылда тәмамлагач, 5-6 сыйныфны Норлат мәктәбендә,ә 7нче сыйныфны Бикмураз авылында тәмамлый. Сугыш башланган көнне 10 сыйныфта Буа шәһәренең Вахитов мәктәбендә каршылый Әнвәр бабай.
    Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән күбрәк кеше күтәрелә. Гитлерчылар үзләре басып алган җирләрдә 6 млн. кешене җәзалап үтергән. Йөз меңнәрчә кеше фашист төрмәләрендә, концлагерьларда газап чиккән.
    Безнең батыр якташларыбыз, райондашларыбыз да яу кырында сынатмый. Бүгенге көндә ел саен җиңү көнен зур дулкынлану белән каршы алалар.Сугышның эчендә дошманга кара-каршы көрәшкән Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Сибгатулла улы Долгов балалары өчен тормыш үрнәге, батырлык символы.
    4 хәвефле ел,1418 коточкыч көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: