Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Безнең яңа конкурс “Ни өчен мин бу хатын-кызны яратам?”

Район газетасы сайты 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан яңа бәйге игълан итә. Ул “Ни өчен мин бу хатын-кызны яратам?” дип атала.

Анда катнашу шартлары шундый:

Егет яисә ир-ат яраткан  хатын-кызының исемен, фамилиясен, кайда яшәвен, телефон номерын күрсәтеп, фотосын, аның күркәм сыйфатларын, ни өчен нәкъ менә аңа гашыйк булуын тасвирлап язарга тиеш. Шушы язмаларны һәм фотоны безнең  bayrakbua@mail.ru электрон почтасына җибәрегез. Тагын бер шарт  - җибәрүченең (егет яки ир-атның) дә исем фамилиясе, яше, конкурста катнашучы кызның яки хатын-кызга кем булуын  күрсәтергә кирәк.

Кабатлап әйтәбез: конкурска заявка бары гашыйк егетләр һәм ир-атлар гына җибәрә ала!

Заявкаларны бүгеннән башлап 25 февральгә кадәр (бу көнне дә кертеп) кабул итәбез. Бу сроктан соңга калучыларның һәм конкурс шартларына туры килмәүче заявкалар кабул ителми.

Алдан ук әйтеп куябыз: конкурсантлар өчен тавыш бирү Инстаграмда buinsk.bayrak аккаунтында оештырылачак. Алдан ук бу аккаунтка язылыгыз, туганнарыгызга, дусларыгызга әйтегез!

Ә төп приз – Алмаз-холдинг компаниясеннән, ювелир эшләнмәләргә 1 мең сумга сертификат! Катнашыгыз, заявкалар көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев