Бүген Буа механизаторы туган көнен кырда каршы алды (+фото)
Татарстанның атказанган механизаторы, "Авангард" тракторчысы Әсгать Закиров бүген 65 еллык туган көнен кырда - 30 еллык "корыч дусты" руле артында каршылады. Гомер бәйрәме белән аны агрофирма генераль директоры урынбасары Расыйх Яфизов, баш агроном Хәмит Гыйматдинов котладылар һәм акчалата бүләк тапшырдылар. 45 ел буе "ДТ-75" тракторында эшләгән Әсгать абый әле киләчәк...
Татарстанның атказанган механизаторы, "Авангард" тракторчысы Әсгать Закиров бүген 65 еллык туган көнен кырда - 30 еллык "корыч дусты" руле артында каршылады. Гомер бәйрәме белән аны агрофирма генераль директоры урынбасары Расыйх Яфизов, баш агроном Хәмит Гыйматдинов котладылар һәм акчалата бүләк тапшырдылар.
45 ел буе "ДТ-75" тракторында эшләгән Әсгать абый әле киләчәк тә яраткан эшеннән аерылырга җыенмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев