Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада балалар бакчаларына 700гә якын бала килде

Бүген, 12 майдан республикада блалар бакчалары штатлы режимда эшли башлады.

Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районның барлык балалар бакчаларында бүген 679 бала ( районда балалар бакчаларына йөрүчеләрнең гомуми саны – 1606)  килгән. Моңа кадәр дежур төркемнәрдә аларның саны 60 тирәсе булган. Әти-әниләр ТР Сәламәтлек министрлыгы таләбе буенча, балаларның сәламәтлеге турында табиб белешмәләрен педиатрлардан телефоннар, call-үзәк, поликлиника регистратуралары аша ала алганнар. Аларның балаларын бакчага китергәндә һәм алып киткәндә маскалар, перчаткалардан булуы кирәклеген алдан кисәткәннәр. Иртән бакчага нәниләрнең температураларын үлчәп кабул итәләр. ОРВИ, ОРЗ симптомнары булганнарны кабул итмәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев