Байрак
  • Рус Тат
  • Бүген Буада балалар белән “Кеше-үрмәкеч” очраша. Аннан кергән акча Данис Каюмовны дәвалауга тотыла

    Бу хакта "Жизнь Буинска" төркеменә сайтны укучыбыз язган иде. Аның белдерүенчә, бүген кичке сәгать 5тә, "Буа" сәүдә үзәгенең икенче катында, "Kinder Room" балалар уйнау бүлмәсендә кино герое "Кеше-үрмәкүч" катнашында бәйрәм оештырыла. Анда 7 яшькә кадәр балалар чакырыла. Билет бәясе 150 сум, кергән барлык акча Данис Каюмовның дәвалауга биреләчәк. Шулай ук...

    Бу хакта "Жизнь Буинска" төркеменә сайтны укучыбыз язган иде. Аның белдерүенчә, бүген кичке сәгать 5тә, "Буа" сәүдә үзәгенең икенче катында, "Kinder Room" балалар уйнау бүлмәсендә кино герое "Кеше-үрмәкүч" катнашында бәйрәм оештырыла. Анда 7 яшькә кадәр балалар чакырыла. Билет бәясе 150 сум, кергән барлык акча Данис Каюмовның дәвалауга биреләчәк. Шулай ук өстәмә акча салырга теләүчеләр өчен махсус әрҗә дә куелачак.

    Кичәдә сабыйлар яраткан геройлары - "Кеше-үрмәкүч" белән очрашып кына калмыйча, аның белән төрле уеннар уйнаячаклар, бииячәкләр дә.

    фото: m.keeno.tv

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: