Бүген Буада өч баланы әти-әнисеннән алып вакытлыча приютка җибәрделәр
Районның бала хокукларын яклау органнарын берләштергән ведомствоара комиссия әгъзалары район авылларының берсендә яшәүче гаиләдән 4, 6, 14 яшьлек балаларны алып, вакытлыча приютка җибәрделәр. Сабыйлар ягылмаган һәм дымлылык зур булган өйдә яшиләр. Әни кеше иренең даими рәвештә эчүен, гаиләгә булышмавын һәм ягулык өчен түләргә акчасы булмавын әйтә. Ведомствоара комиссия әгъзалары балаларны...
Районның бала хокукларын яклау органнарын берләштергән ведомствоара комиссия әгъзалары район авылларының берсендә яшәүче гаиләдән 4, 6, 14 яшьлек балаларны алып, вакытлыча приютка җибәрделәр. Сабыйлар ягылмаган һәм дымлылык зур булган өйдә яшиләр. Әни кеше иренең даими рәвештә эчүен, гаиләгә булышмавын һәм ягулык өчен түләргә акчасы булмавын әйтә. Ведомствоара комиссия әгъзалары балаларны әти-әнисеннән вакытлыча алып, Чүпрәле районының "Җылы өй" приютына җибәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев