Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада Әфганстан сугышы корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды (фото)

Бүген Буада Әфганстан сугышы корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды (фото)

алистлар истәлегенә һәйкәл ачылды. Әлеге тантанада район җитәкчелеге, кунаклар һәм әфганчы ветераннар катнашты. Тәбрикләүләрдән, чыгышлардан соң барысы да батырлар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Буага әлеге уҗайдан ТР Дәүләт Советы депутаты, үзе дә интернационалчы Иван Егоров та килгән иде. Ул буалы сугышчан иптәшләренә истәлек бүләкләре тапшырды һәм хәтирәләре белән уртаклашты. 
Әфган җирендә башларын салган батырлар Буа районында өчәү. Аксудан Фәрит Әхмәтов, Килдураздан Шәрәфдин Баһаветдинов, Кыр Энәлесе авылыннан Рәсим Мәүлетов. Шулай ук  әлеге һәйкәлгә Сириядә хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган Павел Мурлатов исеме дә кертелгән. 
Районда Әфганстан сугышында катнашкан 164 ветеран исәпләнә. Бүген безнең арада 114е исән. Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгарылуына быел 33 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев