Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында “түгәрәк өстәл” узды (фоторепортаж)

Анда муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, республика мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Идел аръягы районнарыннан, Чувашстаннан, Ульяновск шәһәреннән, Казандагы Россия Ислам университетыннан килгән мөхтәсибләр һәм районның православие дине вәкилләре, райондагы ведомство җитәкчеләре катнашты.

Утырышны Марат Җаббаров ачып җибәрде:

– Буа районында 61 мәчет һәм 8 чиркәү бар. Мәхәлләләр һәм приходлар үзара хәбәрләшеп эшлиләр. Алардагы вәкилләр бергәләп район чараларында катнашалар, яшь буынга дини тәрбия бирүдә зур көч куялар. Шулай ук бездәге төрле милләтләрнең дустанә яшәвен дә мисалга китерә алам. Киләчәктә дә шулай дәвам итәр, дип уйлыйбыз, - диде ул.

Камил Сәмигуллин үз чыгышында традицион ислам ул яхшылыкка чакыручы дин, диде. Ә экстремизм, терроризм кебек җәмгыятьне юк итәргә омтылучы куркыныч күренешләр аңа хас түгел, дип белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев