Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада шәһәр башлыгы сайланды (+фото)

Бүген Буа шәһәр башкарма комитеты бинасында өченче чакырылыш Буа шәһәр Советының беренче утырышы булды. Аның эшендә шәһәр Советына сайланган 15 депутатның барысы да һәм Буа шәһәр прокуратурасының өлкән юстиция киңәшчесе Марс Расыйх улы Фәткуллин, Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Фәрит улы Еремеев, Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр...

Бүген Буа шәһәр башкарма комитеты бинасында өченче чакырылыш Буа шәһәр Советының беренче утырышы булды. Аның эшендә шәһәр Советына сайланган 15 депутатның барысы да һәм Буа шәһәр прокуратурасының өлкән юстиция киңәшчесе Марс Расыйх улы Фәткуллин, Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Фәрит улы Еремеев, Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр Александрович Никифоров катнаштылар. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә куелган иде. Алар барысы да үтәлде. Депутатларның яшертен сайлавы белән Буа шәһәр башлыгы итеп Азат Касыйм улы Айзетуллов, Буа шәһәр башлыгы урынбасары итеп Светлана Анатольевна Зайцева, Буа шәһәр Советыннан Буа муниципаль районы Советына вәкил итеп "Средневолжсксельэлектросетьстрой" ААҖнең Буа ремонтлау-монтаж идарәсе начальнигы Роберт Фернат улы Шагалиев сайландылар. Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләүгә конкурс игълан ителде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Буа шәһәр башкарма комитеты бинасында өченче чакырылыш Буа шәһәр Советының беренче утырышы бул...