Байрак
  • Рус Тат
  • Бүген Буада тугызынчы сыйныфлар өчен имтиханнар башланды (+фото)

    Укучылар аны инглиз фәненнән тапшырдылар. Районнан барлыгы 10 бала чит тел фәненнән имтихан сайлаган иде. Иделарьягы районы мәктәпләре дә  бу юлы инглиз фәненнән ОГЭны безнең  районда тапшырдылар. Андыйлар 17әү булды.

    Сүз уңаеннан, укучылар төп дәүләт имтиханын һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын да  иң беренче чит теленнән тапшырачаклар. Татарстанның 2754 тугызынчы сыйныф укучысы 50 җиһазландырылган пунктта төп дәүләт имтиханы тапшырды, шуларның 2703-е инглиз телен, 18-е алман телен, 32-се француз телен сайлаган. 1 кеше немец теле буенча имтиханны дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында тапшыра.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: