Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада яңа төзеләчәк мәдрәсә бинасының нигез ташын салу тантанасы булды (фоторепортаж)

Әлеге чара Буа мәдрәсәсенә 210 ел тулу уңае белән туры китереп оештырылды. Анда Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дин әһелләре чакырылган иде. Килгән кунаклар иң элек эшләп килүче мәдрәсә белән таныштылар. Хәзерге мәдрәсә янәшәсендә булачак яңа бинаның нигез ташын тантаналы ачу уңаеннан Татарстан Диния Нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм...


Әлеге чара Буа мәдрәсәсенә 210 ел тулу уңае белән туры китереп оештырылды. Анда Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дин әһелләре чакырылган иде. Килгән кунаклар иң элек эшләп килүче мәдрәсә белән таныштылар. Хәзерге мәдрәсә янәшәсендә булачак яңа бинаның нигез ташын тантаналы ачу уңаеннан Татарстан Диния Нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүз алып, ике гасырдан артык тарихы булган әлеге уку йортына һәр башлангычында уңышлар теләде. ТР Президенты аппараты вәкиле Айнур Солтанов буалыларның гасырлар буена дин мәктәбен саклап кына калмыйча, яңасын төзүгә алынуларына соклануын белдерде. Район мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов рөхсәте белән Коръән укып, нигез ташын салдылар.
Аннан соң кунаклар Буа театры бинасына - Буа мәдрәсәсенең 210 еллыгы уңаеннан "Татарстанда ислам дине барлыкка килү: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциягә җыелдылар. Чыгыш ясаучылар нигездә, үз төбәкләрендә ислам дине, аның җәмгыятьтәге роле һәм мәдрәсәләрнең, мәчетләрнең бүгенге халәтләренә тукталдылар. Тарихчылар үз эзләнүләре мисалында яңалыклар, кызыклы фактлар турында бәян иттеләр. Буа мәдрәсәсе тарихы чыннан да бай, аны Татарстанда гына түгел, Россия, дөнья күләм таныту мөһим, дигән фикерләр дә яңгырады. Яңа мәдрәсә бинасы төзү эшендә җан атып йөрүче Буа мәдрәсәсе директоры Рәшит Мөлековка, һәм мөгаллимнәргә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының, Буа районы башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хатларын Сәлим Даутов тапшырды. Пенсия фондының районара бүлеге җитәкчесе Рафыйкъ Җәләлов ТР Җәмәгатьчелек палатасы исеменнән шулай ук Рәхмәт хаты тапшырды. Аннан соң барысы да мәдрәсәгә илә намазына килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлеге чара Буа мәдрәсәсенә 210 ел тулу уңае белән туры китереп оештырылды.