Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буадан Князевлар гаиләсенә медаль тапшырдылар (фоторепортаж)

Район ЗАГС бүлегенә традиция буенча районның иң күркәм гаиләсе чакырылды. Быел бу исемгә һәм җәмәгать бүләгенә –  “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә шәһәрдән Татьяна Михайловна һәм Анатолий Васильевич Князевлар гаиләсе лаек булды.

 

Аны үрнәк парга иң изге теләкләрен җиткереп район җитәкчесе Ранис Камәртдинов тапшырды. Тантанага Буа машина төзү заводында участок начальнигы булып эшләүче Анатолий Васильевичның һәм 1 номерлы мәктәптә 20 елдан артык уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасын  башкаручы Татьяна Михайловнаның коллегалары, туганнары да килде. Тәбрикләү сүзләрен уллары Игорь, район ЗАГС бүлеге начальнигы Ләйсән Сөнгатуллина да җиткерделәр. Ринат Рахматуллин һәм район үзешчәннәре иң матур җырларын бүләк иттеләр.

Князевлар хезмәт куйган өчен түгел, ә гаилә тормышы өчен бирелгән бу кадерле бүләкнең гаилә традициясенә әвереләчәген һәм буыннан-буынга күчәчәген әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев