Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буадан Панцыревлар Тимер туйларын билгеләп үтәләр (+фото)

Тимер туй - гаилә тормышының 65 еллыгы ул. Әйе, әйе, Буада шул кадәр бергә гомер итүче пар бар. 92 яшьлек Александра Максимовна һәм 91 яшьлек сугыш ветераны Михаил Дмитриевич Панцыревлар алар. Никахларын 1951 елның 6 ноябрендә теркәгәннәр. 2 бала үстергәннәр, 3 оныклары, 4 оныкчыклары бар. Шөкер, үз аякларында йөриләр. Михаил...

Тимер туй - гаилә тормышының 65 еллыгы ул. Әйе, әйе, Буада шул кадәр бергә гомер итүче пар бар. 92 яшьлек Александра Максимовна һәм 91 яшьлек сугыш ветераны Михаил Дмитриевич Панцыревлар алар. Никахларын 1951 елның 6 ноябрендә теркәгәннәр. 2 бала үстергәннәр, 3 оныклары, 4 оныкчыклары бар. Шөкер, үз аякларында йөриләр. Михаил дәдәй рассадасын да үстерә, күгәрченнәре дә бар.

- Алар беркайчан да ызгышмадылар. Һәрвакыт уен-көлкегә борып җибәрә белделәр, бер-берсен яратып яшәделәр. Аларны инде 30 елга якын белсәм дә, сокланудан туктаганым юк, ди киленнәре Любовь Викторовна. Александра Максимовна аш-суга уңган булган, чисталык-пөхтәлекне, чәчәкләр бик ярата. Үзләрен бу күркәм бәйрәм белән коталрга килгән район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева һәм Буа шикәр заводы һөнәр берлеге комитеты рәисе Дания Сафиуллина бүләк иткән чәчәкләргә озак итеп сокланды, бүләкләргә шатланды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев