Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буалылар 3D форматта “Титаник” караячак

Буалылар фильмга билетларны алдан ук сатып ала башлаганнар. Илнар Талипов бүген Гашыйклар көне уңаеннан буалыларга бүләк ясап, яңа форматта эшләүне "Титаник" фильмыннан башлап җибәрергә уйлаганнарын белдерә. Урыннар саны 208, 3D күзлекләрне әлегә 100 данәдә генә сатып алганнар. Әлегә халыкны зур экранга ияләштерәләр. Аудитория артса, өстәмә күзлекләр сатып алачаклар. Яңа җиһазларны...

Буалылар фильмга билетларны алдан ук сатып ала башлаганнар. Илнар Талипов бүген Гашыйклар көне уңаеннан буалыларга бүләк ясап, яңа форматта эшләүне "Титаник" фильмыннан башлап җибәрергә уйлаганнарын белдерә. Урыннар саны 208, 3D күзлекләрне әлегә 100 данәдә генә сатып алганнар. Әлегә халыкны зур экранга ияләштерәләр. Аудитория артса, өстәмә күзлекләр сатып алачаклар. Яңа җиһазларны Мәскәүдән белгеч чакыртып көйләгәннәр. Узган атнада Ял Үзәге кечкенә буалыларга бүләк йөзеннән беренче тапкыр 3D эффекты булган "Мадагаскар" мультфильмын түләүсез күрсәтте. Балалар да, алар белән килгән өлкәннәр дә сеанс барышында аның тәэсиләндергеч эффектын тойдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев