Бүген буалылар ишекләрен суд приставлары шакыды. Ни өчен? (+фото)
Бүген районда “Балаңны искә төшер – алиментларыңны түлә!” республика акциясе үткәрелде.
Аның кысаларында суд приставларының Буа, Апас, Кайбыч районнары буенча бүлек хезмәткәрләре балаларына алимент түләмәүче әти-әниләр яшәгән йортларга бардылар. Алар белән “Буинск-информ” корреспондентлары да йөрде. Шәһәрнең Р. Люксембург урамында яшәүче әнинең (бурычы 30 мең сум), Бебельдән – баласына 300 мең тиешле әтинең һәм Жорес урамыннан 100 мең сум алимент түләргә тиешле әтинең ишекләре бикле булды. Кызганыч, приставлар әйтүенчә, бу гадәти хәл, кайберләре әти-әни бурычларын үтисе килмичә өйләреннән чыкмыйлар.
Кайбер алиментчыларга катгый чаралар куллану ярдәм итә. Мәсәлән, быел бер әти кеше йөртүче таныклыгыннан мәхрүм каласы килмичә, бурычын түләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев