Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Эльмира Әхмәтханованы соңгы юлга озаттылар (ФОТО)

Кичә Минзәлә районы җирлегендәге М-7 трассасында Лада Калина җиңел машинасы белән "МАН" йөк автомобиле бәрелешү сәбәпле, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары: Эльмира Әхмәтханова һәм Эльмира Гәрәева арабыздан вакытсыз киттеләр. Бүген Эльмира Әхмәтханованы туган ягында Актаныш районы Иске Байсар авылы зиратында җирләделәр. Аның белән хушлашырга Минзәлә, Чаллы,...

Кичә Минзәлә районы җирлегендәге М-7 трассасында Лада Калина җиңел машинасы белән "МАН" йөк автомобиле бәрелешү сәбәпле, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары: Эльмира Әхмәтханова һәм Эльмира Гәрәева арабыздан вакытсыз киттеләр. Бүген Эльмира Әхмәтханованы туган ягында Актаныш районы Иске Байсар авылы зиратында җирләделәр.

Аның белән хушлашырга Минзәлә, Чаллы, Әлмәт шәһәреннән бер төркем артистлар, дуслары, туганнары һәм авылдашлары җыелды. Эльмира якты йөзле, тыйнак, талантлы артистка, тормышның барлык сынауларын сабырлык белән кабул итүче тырыш ханым булып истә калачак, дип хәбәр итә menzela.ru.

\

чыганак http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X