Бүген иртән Буада ДТП булды (+фото)
Иртәнге сәгатьләрдә Ефремово белән Арефьев урамнары киселешендә ике җиңел автомобиль бәрелештеләр. Дацун автомобиле светофорда туктап торганда, уң яктан килгән икенче автомобиль хуҗасы аны узып китергә теләгән. Ике транспорт арасында тиешле дистанция сакланемау аркасында авария килеп чыккан. ДТП вакытында зыян күрүчеләр булмаган. Бары тик иртән интенсив хәрәкәт вакытында юл киселешендә "бөке"...
Иртәнге сәгатьләрдә Ефремово белән Арефьев урамнары киселешендә ике җиңел автомобиль бәрелештеләр. Дацун автомобиле светофорда туктап торганда, уң яктан килгән икенче автомобиль хуҗасы аны узып китергә теләгән. Ике транспорт арасында тиешле дистанция сакланемау аркасында авария килеп чыккан. ДТП вакытында зыян күрүчеләр булмаган. Бары тик иртән интенсив хәрәкәт вакытында юл киселешендә "бөке" барлыкка килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев