Байрак
  • Рус Тат
  • Бүген иртән Буадан егетләр армиягә китте (фоторепортаж)

    Иртәнге сәгать алтыда район хәрби комиссариатыннан алты буалы егет армия сафларына китте. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариат начальнигы Радик Төхфәтуллин егетләр тагын бер кат табиблар тикшерүе узганнан соң, әти-әниләре алдында үзенең хәер-фатыйхасын бирде: -Барысы да үзегездән тора, егетләр. Җиткерелгәнне ахыргача башкарып, буалы солдатлар исеменә тап төшермичә үрнәк булып...

    Иртәнге сәгать алтыда район хәрби комиссариатыннан алты буалы егет армия сафларына китте. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариат начальнигы Радик Төхфәтуллин егетләр тагын бер кат табиблар тикшерүе узганнан соң, әти-әниләре алдында үзенең хәер-фатыйхасын бирде:

    -Барысы да үзегездән тора, егетләр. Җиткерелгәнне ахыргача башкарып, буалы солдатлар исеменә тап төшермичә үрнәк булып хезмәт итүгезгә ышанам,- диде ул. Әти-әниләргә борчылмауларын, балалары белән даими элемтәдә булачакларын, аларның "кайнар нокталарга" җибәрелмәячәкләренә ышандырды. Район җитәкчелеге исеменнән егетләргә юлга акчалата бүләкләр тапшырылды.

    1 октябрьдән старт алган көзге чакырылышта буадан якынча 54 егет алмия сафларына озатылачак. Чакырылыш декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: