Байрак
  • Рус Тат
  • Бүген Исәктә авылында янгында ике кеше үлде (фоторепортаж)

    Буа янгын частена йорт януы турында хәбәр иртәнге сәгать 9да килеп ирешә. Янгын булган урынга беренче булып "Авангард" агрофирмасыннан, күрше Чуашстан Республикасының Яльчек районыннан, күрше авыллардан шәхси хуҗаларның янгын сүндерүгә көйләнгән техникасы килә. Буа ягнын сүнерүчеләре килеп җиткәндә 5х5 метр үлчәмле бүрәнә йортның, 5х2,5 метр үлчәмле кирпеч янкорманың һәм 6х17...

    Буа янгын частена йорт януы турында хәбәр иртәнге сәгать 9да килеп ирешә. Янгын булган урынга беренче булып "Авангард" агрофирмасыннан, күрше Чуашстан Республикасының Яльчек районыннан, күрше авыллардан шәхси хуҗаларның янгын сүндерүгә көйләнгән техникасы килә. Буа ягнын сүнерүчеләре килеп җиткәндә 5х5 метр үлчәмле бүрәнә йортның, 5х2,5 метр үлчәмле кирпеч янкорманың һәм 6х17 метр үлчәмле сарайның түбәсе ишелеп төшкән була. Авыл халкы янгынны соң күрә - кызу уттан инде түбә шиферлары шартлый башлаган була. Күршеләре йорт эчендә ике кеше калу мөмкинлеген фаразлыйлар. Шулай булып чыга да. Шушы йортта яшәгән әниле-уллы Низамовларның күмерләнгән гәүдәләре йортның кухнясында идәндә табыла. Ут элү сәбәпләре тикшерелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: