Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Кайбычтан Фәрхизадә Хәмидуллинага исемле сәгать тапшырылды (фоторепортаж)

95 яшь уңаеннан Кайбыч авылында яшәүче Фәрхизадә әби Хәмидуллина бүген чын мәгънәсендә көн герое булды.

Көннен беренче яртысында аны РЖД филиалы – Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе Александр Павлович Черемнев исеменнән тимер юл ветераннары Советы рәисе Илгиз Нигъмәтуллин исемле сәгать, район ветераннар Советы җитәкчесе Җәүһәрия Хөснетдинова Рәхмәт хаты тапшырды.

Бу көнне  юбилярны район башлыгы Марат Җаббаров та шәхсән өенә барып котлады һәм РФ Президенты тәбрикләвен ирештерде.

Фәрхизадә әби Хәмидуллина барлык кунакларны үзе каршылап, алар белән ихлас аралашты һәм тормышны яратуы белән иң матур тәэсирләр калдырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев