Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Кече Боерганда сарай янды. Йортны сакладылар (+ фото)

111 номерлы янгын частена 22 километр ераклыкта урнашкан авылда янгын чыгу турында иртәнге 4 сәгать 47 минутта хәбәр итәләр. 12 минуттан бәла булган урынга беренче булып "Күшке" аерым посты янгын сүндерүчеләре барып җитә. Аларны хуҗалар каршы ала һәм йорт эчендә кешеләр, сарайда терлекләр булмавын әйтәләр. Бу вакытта сарай түбәсе тулысынча,...

111 номерлы янгын частена 22 километр ераклыкта урнашкан авылда янгын чыгу турында иртәнге 4 сәгать 47 минутта хәбәр итәләр. 12 минуттан бәла булган урынга беренче булып "Күшке" аерым посты янгын сүндерүчеләре барып җитә. Аларны хуҗалар каршы ала һәм йорт эчендә кешеләр, сарайда терлекләр булмавын әйтәләр. Бу вакытта сарай түбәсе тулысынча, урыны белән диварлар ачык ут белән яна торган була. 5 метр ераклыкта урнашкан өйгә дә куркыныч яный. Бераздан килеп җиткән "Родина" ДПОсы янгын сүндерү автомобиле, хуҗалыкның ике тракторы белән утны йөгәнлиләр, йортны саклап калалар. Ярты сәгатьтән килгән буалы янгын сүндерүчеләр алар белән бергә янгын нәтиҗәләрен 5 сәгать 43 минутта ликвидациялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев