Байрак
  • Рус Тат
  • Бүген кич Ринат Рахматуллин концертына барачак бәхетле ике билет иясе билгеле! Кем ул?

    Без Ринат Рахматуллинның бүген, 5 октябрь көнне, булачак концертына билетлар уйнатылуын хәбәр иткән идек. Анда артистның иҗатына кагылышлы өч сорауга дөрес итеп җавап бирергә кирәк иде. Хатлар күп килде, ләкин дөрес җаваплысы көттерде. Ул кичә кич кенә килде. Аның авторы - Буада яшәүче Лилия Гафурова. Ул өч сорауга да беренче...

    Без Ринат Рахматуллинның бүген, 5 октябрь көнне, булачак концертына билетлар уйнатылуын хәбәр иткән идек. Анда артистның иҗатына кагылышлы өч сорауга дөрес итеп җавап бирергә кирәк иде. Хатлар күп килде, ләкин дөрес җаваплысы көттерде. Ул кичә кич кенә килде. Аның авторы - Буада яшәүче Лилия Гафурова. Ул өч сорауга да беренче булып дөрес җавап бирде. Ринатның 5 "Алтын Барс"ы бар, "Тукта, яңгыр!" җыры 1995 елда язылган, әнисе Нурия апа "Картайма әле, әнкәй" җырына клипта төшкән.

    Лилия Гафурованың билетларны Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча район газетасы редакциясеннән килеп алуы сорала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: