Бүген шәһәрдә су трассасында бер-бер артлы ике авария булды
Иртәнге 7 сәгатьтә "Водоканал"җәмгыятенең авария-диспетчерлык хезмәтчелегенә шәһәрнең Ефремов урамында торбадан асфальт өстеннән су агып ятуын хәбәр иттеләр. Эшче төркем шунда ук урынга барып, коедагы тишелгән торбаны төзәтүгә кереште. Шафранов урамындагы күпкатлы йортларда һәм Ефремовтагы берничә йортта ремонт вакытында су бирү туктатылып торды. Эшчеләр җимереклекне төшкә кадәр төзәтеп бетерергә ышандыралар. Әлеге...
Иртәнге 7 сәгатьтә "Водоканал"җәмгыятенең авария-диспетчерлык хезмәтчелегенә шәһәрнең Ефремов урамында торбадан асфальт өстеннән су агып ятуын хәбәр иттеләр. Эшче төркем шунда ук урынга барып, коедагы тишелгән торбаны төзәтүгә кереште. Шафранов урамындагы күпкатлы йортларда һәм Ефремовтагы берничә йортта ремонт вакытында су бирү туктатылып торды. Эшчеләр җимереклекне төшкә кадәр төзәтеп бетерергә ышандыралар.
Әлеге хәбәр алынуга ярты сәгать тә үтмәде, Варейкис урамындагы 1 номерлы йорт тирәсендә, шулай ук урамдагы торбадан су агуы турында шалтыраттылар. Хәзерге вакытта анда да төзәтү эшләре алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев