Байрак
  • Рус Тат
  • Бүген төнлә Чуаш Киштәгендә зур янгын булды (+ фото)

    111 номерлы янгын частена шәхси хуҗалыкта янгын чыгу хакында 00 сәгать 39 минутта хәбәр итәләр.

    Ун минуттан бәла булган урынга беренче булып “Родина” ДПОсы янгын сүндерүгә көйләнгән автомобиле килеп җитә. Бу вакытта 4х15 метр үлчәмле сарайның, 4х5 метрлы җәйге йортның түбәләре тулысынча яна торган була, ярты метр ераклыкта урнашкан йортка да куркыныч яный.  “Родина” һәм бер-бер артлы килеп җиткән “Күшке” аерым посты, Иске Борындык ДПОсы, 111 номерлы янгын часте янгын сүндерүчеләре сәгать икенче 11 минутта утны тулысынча “йөгәнлиләр”, аның йортка сикерүенә юл куймыйлар. Ике бинаның да түбәләре тулысынча, диварлары өлешчә яна.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: