Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген төнлә Килдуразда йорт янды (+фото)

Буа янгын частенә Килдураз авылында йорт януы турында хәбәр “Глонасс 112” системасы аша  кичә 23 сәгать 33 минутта килеп ирешә.

Бәла булган урынга 6 минут эчендә “Коммуна” ДПОсы килеп җиткәндә йортның эче, түбәсе ялкынланып яна торган була инде. Ут якында торган гаражга да яный. Тагын 20 минуттан 111 номерлы Буа янгын частенең ике бүлекчәсе килеп җитә. Ялкынны 10 минут эчендә “йөгәнлиләр”. Янгын нәтиҗәсендә 10х6 метр үлчәмле кирпеч йорт тулысынча янып китә, якындагы корылмаларны саклап калалар. Утның тиз таралуына аны соң белү һәм соң хәбәр итү сәбәпче – хуҗа хатын-кыз бу вакытта эштә була. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин сүзләренә караганда, янгын электр җиһазларын дөрес эксплуатацияләмәү аркасында чыккан, дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев