Байрак
  • Рус Тат
  • Бүген урта мәктәпләр укытучылары имтихан тапшыра – тестлаштыру уза

    Диагностик тестлаштыру Татарстанда белем бирү сыйфатын бәяләүнең региональ системасын үстерү кысаларында, педагогларның һөнәри осталыкларын арттыру максатында оештырыла. Имтихан Республиканың барлык районнарында бер үк вакытта үткәрелә. Бездә имтихан үткәрү пункты - шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе. Анда тестлаштыруны 10 сәгатьтә рус теле, татар теле, тарих, җәмгыять белеме укытучылары башлады. Аларга 3 сәгать...

    Диагностик тестлаштыру Татарстанда белем бирү сыйфатын бәяләүнең региональ системасын үстерү кысаларында, педагогларның һөнәри осталыкларын арттыру максатында оештырыла. Имтихан Республиканың барлык районнарында бер үк вакытта үткәрелә. Бездә имтихан үткәрү пункты - шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе. Анда тестлаштыруны 10 сәгатьтә рус теле, татар теле, тарих, җәмгыять белеме укытучылары башлады. Аларга 3 сәгать вакыт бирелә. Математика, информатика, физика укытучылары биремнәрне 14 сәгатьтән 17.10 сәгатькә кадәр чишәчәкләр. Химия, география, биология, инглиз, неме, француз һәм башка телләр укытучылары өчен вакыт - 14тән 16.30 сәгатькә кадәр.

    Фото www.stavropolye.tv сайтыннан алынды.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: