Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бүгеннән Татарстанда табигатькә зыян салу факты турында расланган мәгълүмат китерүчене акчалата бүләклиләр

Республиканың экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белдерүенчә, җитештерү калдыкларын урынсыз түгүгә, карьерларны законсыз файдалануга кагылышлы дөрес хәбәр китерүче 1000 сум күләмендә акчалата стимуллаштырылачак. Моның өчен граждан табигатьне саклау законы бозылу фактын фотога яисә видеога төшереп, дәлилләүче материалны минэкологиягә тапшырырга тиеш. Анда төшерелү датасы, төгәл вакыты торырга, барысы да (автомобильнең дәүләт...

Республиканың экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белдерүенчә, җитештерү калдыкларын урынсыз түгүгә, карьерларны законсыз файдалануга кагылышлы дөрес хәбәр китерүче 1000 сум күләмендә акчалата стимуллаштырылачак. Моның өчен граждан табигатьне саклау законы бозылу фактын фотога яисә видеога төшереп, дәлилләүче материалны минэкологиягә тапшырырга тиеш. Анда төшерелү датасы, төгәл вакыты торырга, барысы да (автомобильнең дәүләт номерлары, закон бозучы үзе) ачык күренергә ,тиеш. Шулай ук министрлыкка мөрәҗәгать итүче гражданның үз исем-фамилиясен, ,мобиль телефоны номерын, адресын күрсәтүе дә сорала. Әлеге хәбәр нигезендә министрлык хезмәткәрләре хокук саклау органнары белән берлектә закон бозучыны ачыклыйлар, аңа карата административ чаралар кулланыла. Ә мәгълүмат бирүчегә вәгъдә ителгән сумма тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев