Байрак
  • Рус Тат
  • Бозлавыкка каршы ком: Буа коммуналь хезмәткәрләре ничек көрәшә?

    Берничә көннән бирле юлларда бозлавык. Бу автомобильчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә куркыныч. Без узган атнада бозлавык аркасында ике җәяүле буалының травма алуы хакында язган идек инде. "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" оешмасының баш инженеры Илнур Мөстәкыймов сүзләренә караганда, төп урамнардагы (Ефремов, Р.Люксембург, Космовский) тротуарларга урыны белән ком сиптерелгән. Шулай ук...

    Берничә көннән бирле юлларда бозлавык. Бу автомобильчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә куркыныч. Без узган атнада бозлавык аркасында ике җәяүле буалының травма алуы хакында язган идек инде.

    "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" оешмасының баш инженеры Илнур Мөстәкыймов сүзләренә караганда, төп урамнардагы (Ефремов, Р.Люксембург, Космовский) тротуарларга урыны белән ком сиптерелгән. Шулай ук Яшьләр паркында да. Кичә Үзәк паркта да бу эшне башкарганнар. Бүген эшчеләр Арефьев һәм Шафранов урамнарында эшлиләр. Шулай итеп бүгенге көнгә тротуарларга гына 7-8 трактор ком сиптерелгән.

    -Халык борчылмасын, шәһәрнең барлык урамнарында да бу эшне башкарырга җыенабыз, дип белдерде баш инженер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: