Байрак
  • Рус Тат
  • Бөтендөнья татар когрессынының Буа җирле бүлекчәсе конкурс игълан итте

    Районда 10 октябрьдән башлап декабрь ае ахырына кадәр “Чигүләрдә халкымның күңел көзгесе” дигән конкурс игълан ителә.

     

    Ул ТАССРның 100 еллыгы, Буа шәһәренә 240, районыбызга 90 ел тулуга багышлана. Конкурска чигү эшләре кабул ителәчәк:  сөлге, намазлык, кульяулык, калфак, изү, хәситә.  Призлы урыннар алган эшләр кире кайтарылмый. Алар республика, район күләмендә үткәреләчәк чараларда урын алачак. Анда теләсә нинди яшьтәге милләт кешесе катнаша ала. Чигешләргә таләпләр куела:

    сөлге 2 метр озынлыкта, киңлеге 50 сантиметр булырга, тукыма башыннан чигелгән бизәкләрне кереп, өскә 40 см калдырып, “БУА”дигән сүз чигелгән булырга тиеш. Сөлгенең икенче ягына әлеге эшне башкаручының подписен язу да рөхсәт ителә. Хәрефләр 5 смдан да зур булырга тиеш түгел. Намазлыкның размеры 120Х75, кульяулык 25Х25, калфак, изү, хәситәгә  аерым таләпләр куелмый. Җиңүчеләрне бүләкләү “Татар кызы” район бәйгесендә булачак. Эшләрне район мәдәният йортына “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының җирлое җитәкчесе Нурия Гайнулловага тапшырырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: