Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бу дәваханәсе баш табибы Рөстәм Сәмәрханов: “Без конкурста икенче урынга өметләнгән идек”

Район дәваханәсе архив бүлеге узган ел коммерциячел булмаган казна учреждениеләре арасында конкурста катнашып өченче урынга лаек булды. 

Күптән түгел грантка дәваханнең архив бүлегенә сканер сатып алынды. Баш табиб Рөстәм Сәмәрханов сүзләренә караганда, дәваханәнең төп эше кешеләрне дәвалаудан башка,  аның кәгазь, документацияләр сакланучы архивы да зур әһәмияткә ия. Мәсәлән боерыклар китаплары биредә 1940нчы еллардан бирле сакланалар,  пациентларның дәвалануы турындагы медицина документлары 50 елга кадәр сакланырга тиеш. Сканер ярдәмендә стеллажларда скланучы әлеге кәгазь “тауларын”  хәзер санлаштырып, электрон форматка күчерәчәкләр. Әлбәттә бу хезмәткәрләрнең эшләрен  күпкә җиңеләйтәчәк.

-Конкурс “Иң яхшы архив” дип аталса да, анда катнашучы учреждение киләчәккә перспективалар турында, грант откан очракта аны нинди файдалы максатта кулланачакларын исбатларга тиеш иделәр. Без анда дәваханә архивының  кәгазь дументацияләрен  санлы форматка күчерү мәсьәләсен күтәрдек. Мин шәхсән икенче урынга өметләнгән идем. Чөнки грантка күбрәк сумма алганда,  мәгълүматларны саклауга мөмкинлек биргән өстәмә сервер да алу мөмкин булган булыр иде. Шуңа күрә киләчәктә тагын катнашып,  җиңәргә исәп,- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев