Байрак

Буа районы

Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа архив бүлегендә – укучылар өчен квест

Бу юлы архив хезмәтчелеге һәм ТАССР оешуга 100 тулу уңаеннан оештырылган сыйныф сәгатенә лицей-интернатта 7 сыйныфта белем алучы балалар килде.

 

Начальник Ләйсән Сәмәрханова аларны башта хезмәтчелек белән таныштырды, анда сакланучы документлар, аларны кабул итү, саклау, мәгълүмат бирү тәртибе, тикшеренү эшләре ничек алып барылуы турында сөйләде. Укучылар биредә кыска гына вакыт эчендә алган белемнәрен квестта кулландылар да. Укучылар кызлар-егетләр командаларына бүленеп ярыштылар. “Адрес”лар буенча стеллажларгдагы архив әрҗәләреннән  биремнәрне эзләп таптылар. Тарих буенча сорауларга җавап бирделәр, ребус, архив эшчәнлегенә багышланган кроссворд чиштеләр. Егетләр чак кына җитез булдылар. Әмма соңгы әрҗәдән сюрпризны – Рәхмәт хатын бергә  алдылар. Укучылар район тарихына кагылышлы күп нәрсә белүләрен әйттеләр.

 

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев